“Җәйләү” басуында... “ур-ра” кычкырачакбыз

Куергазы районының “Искра” хуҗалыгында урып-җыю кампаниясенең иң кызган мәле.
Авыл хуҗалыгы кооперативында без булган көнне игенчеләр уракны авыл каршындагы басудан башлап җибәрде. 110 гектар мәйданны бер-бер артлы тезелеп баручы кыр кораблары иңләп алды.
— Уракны иң иртә өлгергән дүртенче бригаданың Түбәнге бабалар басуында 18 июльдә башлап җибәргән идек. Техника тулысынча үзебезнеке булгач, тоткарлыкларга юл куелмый. Егетләр дә сынатмый, чык төшкәнче эшлиләр, һава торышы гына бозылып китмәсен, — ди Башкортстанның атказанган агрономы Өлфәт Исхаков.
Баш агрономның сүзләре белән килешми мөмкин түгел. “Искра” кооперативы — төбәкнең данын күтәрүгә үз өлешен керткән, республикада гына түгел, Русия күләмендә дә бер-бер артлы җиңүләр яулап килүче хуҗалык. Биредә җир кадерен белүче, икмәк игүдән тәм табучы ир узаманнары яши һәм эшли. Гомерләрен игенче һөнәренә багышлаган һәм һәрберсе дип әйтерлек егерме елдан артык стажга ия Хәмит Казбаев, Булатгәрәй Еленкин, Әхмәдулла Бикмаев, агалы-энеле Илфак һәм Инсаф Бускановлар, Шәүкәт Ишкинин, Инсаф Хәйбуллин, Ишбулды Бусканов, Рәхим Әскаров белән иңгә-иң эшләү яшь механизатор Илфат Түләковта горурлык тойгысы уята. Ул быел штурвал артында үзен игенче һөнәренә багышлаган әтисе, атаклы комбайнчы Биктимер Газиз улын алыштырган. Беренче сезон гына комбайн белән үзаллы идарә итсә дә, егетнең сынатмаска теләге көчле. Уракта эшләү тәҗрибәсен мәктәп елларыннан ук, әтисе янында алты сезон ярдәмче булып эшләгәндә үзләштереп өлгергән.
“Искра” чәчүлекләре 17 мең гектар мәйданны били. Чәчү культураларыннан бу якка хас эссегә чыдам сортларга өстенлек бирелә. Шуңа, елы туры килгәндә, биредә гектар куәте 30 центнердан артып китә. Тик соңгы биш ел бу як өчен корылык сынавы астында үтә. Яз дымлы килсә дә, быелгы җәйдә басулар дымга зар-интизар булган. Шул сәбәпле уҗым куырылып, бөртеклеләрнең гектар куәте күзгә күренеп кимегән. Бүген хуҗалыкта аның булган кадәресен югалтуларсыз җыеп алу өчен көрәш бара. Яхшымбәт авылы уңганнары арпа, солыны гектарыннан 17-18 центнер җыеп, келәтләргә салып куйган да инде. Бодай 2 мең 400 гектарда игелгән. Һәр гектарны 18 центнер белән әйләнгәннәр. Бер үк вакытта басуларны көзгә әзерләү белән дә шөгыльләнәләр.
Ахыры ПДФ-версияда
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”