26.08.2014 - Авыл тормышы

Ата-бабалары сөенеп яткандыр

Караидел районындагы Байкы-Юныс авылының 300 еллыгын билгеләү анда катнашучыларның хәтерендә озак сакланыр. Аның торак пункт халкы язмышын үзгәртүдә хәерле борылыш булачагына һәм кешеләр, үз тамырларын барлап, ата-бабалары истәлегенә лаек яңа тормыш башлар дигән өмет бар. 

Шушы чара өчен киң ялан сайланган, аннан авыл һәм тирә-як уч төбендәгедәй кү­ренә. Бәйрәмгә халык күп җыелган. Алар арасында авылга нигез салган һәм аның гына түгел, ә Башкортстан, кайберләре хәтта Русия тарихында да данлыклы эз калдырган танылган нәселләр вәкилләрен дә күрергә була иде. 
Бәйрәм азан әйтүдән башланды. Аннары хәзрәтләр Фәнил Хәлимуллин, Әлфир Әхмәтов, Абдулла Хафизов Коръән сүрәләре укыды. Ахырда барысы да тынычлык, яхшылык, иминлек, бәхет теләп дога кылды.
Аннары сәхнәгә төрле дәрәҗә власть вәкилләре күтәрелде: Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты, “Бер­ләшкән депутатлар төркеме” рәисе, “Башкортстан Республикасы татарлары конгрессы” башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов, район Советы рәисе Илдар Әсләмов, район хакимияте башлыгы урынбасары Илдус Мусин, Байкыбаш авыл Советы башлыгы Илнур Шакиров.
Илнур Радик улы, барысын да бәйрәм белән котлап, торак пунктның 300 еллыгына әзер­ләнү эшенә өлеш кертүчеләргә зур рәхмәт белдерде. Болар — юлларны ремонтлауга һәм күпер төзүгә, авыл клубын төзекләндерүгә акча бүлгән район хакимияте, юл ремонтлау-төзү идарәсе начальнигы Илдар Әсләмов, ирле-хатынлы Шәмсетдиновлар, Нурмө­хәммәтовлар, малтабар Басыйр Вәсфиев һәм башкалар.
Илдус Гаяз улы җые­лу­чыларны район хакимияте башлыгы Илдар Гарифуллин исеменнән котлады, “Чара Аллаһыга мөрәҗәгать итүдән башланды, ул арытаба да яхшы дәрәҗәдә узсын. Мондый чаралар яшьләрне патриотик тәрбияләүгә булышлык итсен, аларда туган якны чәчәк аттыру хакына хезмәт итү теләге уятсын”, дип билгеләде. Аннары ул авылның бер төркем хезмәт ветераннарын район хакимиятенең Мактау грамоталары белән бүләкләде, рәхмәт хатлары тапшырды.
Дәүләт җыелышы депутаты Заһир Хәкимов җые­лучыларны парламент рәисе Константин Толкачев, депутатлар исеменнән котлады.
— Авылны һәм милләтне саклап калу өчен үзебез бернәрсә дә эшләмәсәк, безнең өчен аны кем эшләр? — диде ул. Ул чараның багучыларын рәхмәт хаты белән бүләкләде, урындагы авыл мәдәният йортына картина тапшырды.
Илдар Әсләмов, авылдашлары алдында чыгыш ясап, бу чара авыл икътисадын үсеш ягына үзгәртергә ярдәм итсен, басуларда иген күкрәп үссен, ә авыл яшәрсен, дип теләде.
Сәхнәгә тирә-якта танылу тапкан “Ахирәтләр” фольклор төркеме, алардан соң “Дуслык” вокал төркеме чыкты. Алар артыннан танылган җырчы, Казан кунагы Ришат Төх­вәтуллин чыгыш ясады. Бөре шәһәренең билгеле табибәсе, Байкы-Юныс авылында туып-үскән Әнисә Таймасова, сәхнәгә чыгып, яшь җырчының концертын күрим дип ничә мәртәбә Казанга юлландым, ә аны туган җиремдә күреп кочарга язган икән, диде. Шушы авылда гомере буена фельдшер булып эшләгән Зәйтүнә Галләмова да җыр­чының туган авылы Карамалы-Гобәйдән икән.
Аннары укытучы Рәзифә Гатина җыелучыларны авыл­ның тарихы белән кыскача таныштырып үтте.
Сәхнәгә Башкортстанның танылган композиторы, республикада күп әдәби һәм мәдәни чараларны оештыручы Алик Локманов күтәрелде. Ул, Бөтендөнья татарлары кон­грессының Башкортстандагы вәкиле дә.
— Үз тамырларыңны танып белү — яхшы эш ул. Без дә Байкы-Юныс тарихын өйрәнүгә үз өлешебезне кер­тергә тырыштык. Әйе, авыл­ның беренче кешеләре — Татарстанның Минзәлә районыннан килгән татарлар. Бу турыда материаллар берничә архивта саклана.
Алик Локманов Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни мөхтәриятеннән һәм шәхсән аның җитәкчесе Римма Үтәшевадан котлаулар җиткерде, бу оешма исемен­нән байкы-юныслыларга Мактау грамотасы тапшырды.
Ә Башкортстанның “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Люция Вафина, җыелучыларны котлап, мәктәп директоры Илдус Әс­ләмовка бөек шагыйребез Габдулла Тукай китапларын бүләк итте.
Благовещен районының татарлар конгрессы башкарма комитеты рәисе Альберт Димуров район хакимияте баш­лыгының беренче урынбасарына район мәктәпләре өчен һәм урындагы балалар бакчасына меңнән артык китап тапшырды.
Бәйрәмнең мәдәни программасы бик эчтәлекле булды. Казаннан тагын да кү­ре­некле артистлар Вәис Бәй­рәмов һәм Фирдинанд Фәтхи килгәннәр иде. Алар хәтта әбиләрне биергә төшәргә мәҗ­бүр итте. Халык, шулай ук, үзләренең танылган артистлары Ришат Галихановны, Марат Шәйбәковны, Җәлил Гайбадуллинны җылы каршы алды, алар җыелучыларга күп матур җырлар бүләк итте.
Байкы-Юныс — озын го­мер­леләр авылы. Бәйрәмдә андыйлар да бүләкләнде. Бергә 50 ел һәм аннан да озаграк гомер иткән парлар да игътибардан читтә калмады.
Менә сәхнәгә авылга нигез салган нәселләр вәкилләре — Кәбировлар, Таймасовлар, Гайнелҗановлар, Вәсфиев­лар, Әбраровлар чыкты. Алар үз фамилияләрен “яклады”, җырлады, биеде, шигырьләр сөйләде. Араларында танылу яулаган шәхесләр күп. Әйт­кәндәй, аларның кайбер­ләре турында без бәйрәм алдыннан гына дөнья күргән һәм Байкы-Юнысның 300 еллыгына багышланган “Серле як, иманлы як” китабында яздык. Аны шул көнне үк сатып алып бетер­деләр диярлек.
Бу көнне бәйрәмне алып баручылар Гаделия Фәезова белән Саҗидә Хөрмәтулли­нага эш кызу булды, чөнки чара кичке җидегә кадәр дәвам итте.
Бәйрәмдә төрле спорт уеннары да оештырылган иде: ат чабышы, волейбол, йөгерү, озынлыкка сикерү һ.б. Аларда район спортчылары да, кунаклар да теләп катнашты.
Бу көнне киң акланда кыздырылган шашлык, пылау исе таралды. Бар җирдә дә бер-берсен сәламләү-тәбрикләү сүзләре ишетелә иде. Кичен бәйрәм авыл мәдәният йортында дәвам итте.

Гүзәлия Тимершина.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»