26.08.2014 - Авыл тормышы

Уңыш җыеп алынуга, туңга сөрүгә чыгалар

Быел районда 39 мең гектардан артык мәйданда иген үстерелде. Әлеге вакытка 11 мең гектарны биләгән арыш, тритикале һәм уҗым бодаен суктырып алу тәмамланды диярлек, соңгы көннәрдәге яңгырлар эшне бераз тоткарлады. Хуҗалыкларның күбесендә сабанашлыклардан солы суктырып алу башланды. Басуларда 70 комбайн эшли. “Урожай”, “Колос”, Салават Юлаев, Ленин исемендәге кооперативларда, Хәмәтнуров, Батталов, Ахунов шәхси предприятиеләрендә техниканы нәтиҗәле файдалануга ирешәләр. Басулардан саламны рулоннарга төреп фермалар янына ташу оештырылган. Быел районда уҗым культуралары мәйданнарын тагын мең гектарга арттыру күзаллана. Моның өчен җирләр әзер һәм чәчү агрегатлары тулы куәтенә эшли, шул ук вакытта туңга сөрү дә югары тизлектә бара. Мал азыгы хәзерләү дәвам итә. Печән һәм сенажны планлаштырылганнан арттырып туплаган борайлылар силос чокырларын да яшел масса белән тутыра башладылар.

“Урожай” кооперативында уҗым культуралары биләгән басуларда уртача гектар куәте 15 центнер тирәсе булды. Хуҗалыкның баш агрономы Винарис Әхмәтҗанов әйтүенчә, язын алар аның беркадәр югарырак булуына исәп тотканнар. Әмма май аендагы эссе көннәр моңа комачаулаган. “Быелгы җәй яхшы орлык чәчүнең
отышлы булуын тагын бер кат раслады. Узган көз йөз гектарда элита орлык — “Чулпан” чәчкән идек, ул басулар 20 центнердан артыграк уңыш белән шатландырды”, — ди белгеч. Хәзер солы һәм арпа өлгергән, алардан һәм бодайдан югары уңыш алу мөм­кинлеге бар, соңгы атнада һава шартлары бозылу гына бераз комачаулый.
Хуҗалык механизаторлары уракны үз көче белән алып бара. Комбайнчылар Булат Фәйзуллин, Ранис Муллагалиев, Эльмир Нуриев, Нәдип Гайсин, Павел Яныбин “кыр корабларын” урып-җыюга ныклап әзерләгән һәм югары җитеш­те­рү­чәнлеккә ирешәләр. Егет­ләр уҗым куль­туралары үстерелгән басуларда эшне тә­мамлап, сабанашлык сукты­руга төштеләр. Коопе­ра­тивта эшләр комплекслы алып барыла. Комбайннар артыннан ук саламны җыеп алуга, сабан таккан тракторлар туңга сөрүгә чыгалар. Көзге чәчү өчен калдырылган пар җирләрендә агрегатлар киләсе ел уңышына нигез сала.
Ринат Хәйбрахманов җи­тәкләгән бу кооперативта терлекчелек тармагы да ныклы үсеш алган. Шуңа күрә монда мал азыгы хәзерләүгә дә игътибар зур. Хуҗалыкта печән һәм сенаж ел ярымга җитәрлек итеп тупланган. Әлеге вакытта силос салу бара. Моның өчен кукуруз, судан һәм башка берьеллык үләннәр үстер­гән­нәр.


Марат Зыятдинов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Борай районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»