21.08.2014 - Авыл тормышы

Матурлыкны үзләре тудыра

Өсән елгасы буенда урнашкан Кәкребаш авылында эшкә уңган һәм тырыш халык яши. Үз хезмәтләре белән шушы җирне матурлаучы Халидә һәм Әнвәр Гайнановлар да әнә шундый заттан. Аларның күркәм йортлары да әллә кайдан балкып, үзенә чакырып тора кебек.

Авыл уңганнары белән якыннан танышу да безнең күңел­ләрдә җылы тәэссоратлар калдырды. Ихласлыгы йөзенә чыккан йорт хуҗасы тәүге сүздән үк ачылып китте.
— Мин шушы бәрәкәтле җирдә туып-үстем, — ди ул. — Урта мәктәпне тәмамлагач, газчы итеп куйдылар. Шәһәрдән газ баллоннары ташып, халыкка таратып йөрдек. Ил алдында хәрби бурычымны үтәп кайтканнан соң да шушы эшне якын күрдем. Хезмәт юлымда киcкен борылыш 1982 елда булды. Мине “Өсән” колхозы идарәсе Уфадагы техник-ясалма орлыкландыручылар курсына укырга җибәрде. Шул дәвердән үземне авыл җирендә кирәкле шушы һөнәр белән бәйләдем. Сез дә белә торгансыздыр, республикадагы иң тәүге сөтчелек комп­лексларының берсе 70нче еллар уртасында Туймазы районында безнең колхозда төзелгән иде. Шуңа сөт терлекчелеген үсте­рүгә, токымчылык буенча эшне яхшыртуга хуҗалыкта игътибар һәрчак зур булды. Заманалар үзгәрсә дә, үзем яраткан бел­гечлектән аерылмадым. Безнең эшнең уңышы ясалма орлыкландыру технологиясен төгәл үтәү белән бәйле. Иң мөһиме — бу һөнәрнең нечкәлекләрен белергә кирәк.
Үз эшенең чын остасына әверелгән Әнвәр Фоат улы ел саен район конкурсларында призлы урыннар яулый. Быелгы бәйгедә ул икенче дәрәҗәле дипломга лаек булган. Ә район сабантуенда аны сәхнә түренә чакырып котлап, Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасын тапшырганнар. Аңа шундый хөрмәт күрсәт­кәннәре өчен хатыны да, балалары да бик куанган.
— Эштә минем күрсәткечләр бик яхшы. Һәр 100 сыердан 96 бозау алабыз. Безнең фермада югары продуктлы кара-чуар токымлы маллар гына асрала, — ди тәҗрибәле техник-осеменатор.
Әнвәр Гайнанов быел көз 60 яшьлек юбилеен үткәрергә җыена. Ә хәләл җефете Халидә Әсгать кызы белән бергә тату гомер кичерүләренә күптән түгел 38 ел тулган.
— Җәмәгатем чыгышы белән Чишмә районыннан. Уфадагы педагогия училищесының мәктәпкәчә белем бирү бүлеген тәмамлаган, — ди йорт хуҗасы. — Диплом алгач, аны безнең якларга эшкә җибәргәннәр. Безнең күршедә генә яшәгән әбигә фатирга керткәннәр иде. Ә минем армиядән кайтып төшкән чак. Күршедә яшәүче чибәр кызга бер күрүдән гашыйк булдым. Бер ел дуслашып йөргәннән соң өйләнешеп тә куйдык.
Гомер буе үз һөнәренә тугры калган Халидә Гайнанованың хезмәт стажы да 38 ел икән. Тәр­бияче булып дүрт ел эшлә­гәннән соң, аны балалар бакчасы мөдире итеп куялар. Шул җаваплылыкны ул 34 ел буе иңеннән төшерми. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга яхшы тәрбия бирүдә алдынгы коллективның эш тәҗрибәсе районнан читтә дә киң билгеле.
— 70нче еллар азагында Кәкребашта ике катлы балалар бакчасы төзелде. Бу безнең алда алдынгы методик алымнарны куллануда киң мөмкин­лекләр ачты, — дип искә алды педагогик хезмәт ветераны. — Мин эшләгән дәвердә бездә өч тапкыр республика семинары үткәрелде. Тәрбияче кызлар үз эшен яратып башкарды, мин аларга әйтә торган идем, сез — авылның йөзек кашлары, дип. Минем күпьеллык намуслы хезмәтемне дә күрми калмадылар. “Башкортстан Республика­сының мәгариф алдынгысы” билгесе белән бүләкләделәр, соңыннан инде “Русия Федерациясе мәгарифенең мактаулы хезмәткәре” исеменә лаек булдым. Пенсия яшен үткәч тә тагын ике ел ярым эшләдем әле. Яраткан коллективым мине бүген дә онытмый, чакырып, киңәш­ләшеп торалар.
Халидә һәм Әнвәр Гайнановлар ике бала тәрбияләп үстергән. Алар инде күптән башлы-күзле булган. Туймазы шәһә­рендә яшәүче кызлары Гөлназ әнисенең юлын сайлаган, балалар бакчасында эшли.
— Улыбыз Алмаз исә гаиләсе белән авылда төпләнде, — дип куана әни кеше. — Киленем Альбина белән бергә шәһәр­гә йөреп эшлиләр. Бик тә тырышып, матур дөнья көтәләр. Былтыр үзләре салып кергән яңа күркәм йортларына күченделәр.
Өлкән Гайнановлар ишле мал асрарга, ит, сөт продукциясен артыгы белән җитештерергә күнеккән. Элегрәк Халидә ханым ике-өч сыер сауган. Олыгая төшкәч кенә бер башка калдырганнар.
Ә Гайнановларның бакчасында җиләк-җимешнең, яшел­чәнең нинди төре генә юк! Бәлә­кәй генә булса да теплица корган­нар. Анда кыяр, помидор үстерәләр.
— Виноград үстерергә дә остарып алдык, — ди Әнвәр Фоат улы. — Татлы җимешен өстәлгә куйсаң, ышанмыйлар, сатып алдыгызмы әллә, диләр. Бакчада карбыз, кавын да үсте­рәбез. Быел җәй салкынрак килде, шулай да август азакларында карбыздан авыз итәрбез, дип торабыз.
Безгә инде матурлыкны һәм татулыкны юлдаш итеп ал­ган өлкән Гайнановларга килә­чәктә дә шундый бәхетле тормыш кичерүләрен телисе генә кала.


Мидхәт Шәрипов.
Туймазы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»