21.08.2014 - Авыл тормышы

Эше барның — ашы бар

“Игенче” хуҗалыгы — “Илеш-Агро” җәмгыятенең җитештерү участокларының берсе. Аның 3300 гектар сөренте җире, 477 баш савым сыеры асралучы ике сөтчелек фермасы, ярыйсы гына ныклы матди-техник базасы һәм, иң мөһиме, кулларыннан эш килүче булдыклы кешеләре бар.


“Игенче”нең җитәкчесе Ромель Шамратов безне урып-җыю эшләре кайнап торган басуда каршы алды.
— Быел табигать шартларына бәйле, уракка бер атна соңрак төштек, әмма үстерелгән уңышны сыйфатлы итеп җыеп алырга бөтен көчне салабыз, — диде ул. — Комбайнчыларыбыз, һич арттырусыз, көнне-төнгә ялгап эшли. Кичә, мәсәлән, ашлык суктыру төнге сәгать икегә кадәр дәвам итте.
Басу кораблары белән идарә итүче Фларит Газетдинов, Руслан Галимов, Илфат Йосыпов, Морат Ганиев хакында сөйләгәндә Ромель Мөгаллим улы җылы сүзләрен кызганмый.
Чордашлар гына түгел, аерылмас дуслар Морат белән Илфатның тормыш һәм хезмәт юллары да бик охшаш: икесе дә мәктәпне тәмамлагач, туган авылларында калырга карар иткән, икесе дә механизатор-комбайнчы һөнә­рен үзләштергән, шуннан бирле ал-ял белмичә, икесе дә туган хуҗалык­ларында хезмәт сала.
— Халык әйтмешли, эше барның – ашы бар. Хезмәтебез авыр дип зарланырга урын юк. Өр-яңа комбайннарда эшлибез. Кабинага тузанның бөртеге дә керми, анда кондиционер, борт компьютеры, хәтта бәләкәй генә суыткыч та бар, — ди егетләр, эш шартлары турында сүз чыккач. — Ун мең центнер ашлык суктырган саен 10 центнеры үзебезгә язылып бара. Премия түләү дә каралган.
Басуга көненә ике тапкыр кайнар аш китерү оештырылган. Ашнакчылар Вәҗиһә Мөхәммәтханова белән Асия Зиннәтуллинаны игенчеләр мактап туя алмый.
— Бер дә иренеп тормый алар, хәтта чәй янына тәмле коймак, тәбикмәген дә өлгертәләр, — диләр.
Уңыш күләменә килгәндә, хуҗалык җитәкчесе фикеренчә, ул былтыргыдан ким булмаска тиеш. Әле арыш гектарыннан 24-25 центнер бирә. Саламы комбайн артыннан ук һәрберсе 2,5-3 центнер тәшкил иткән рулоннарга төрелә. Алар пай җирләре өчен халыкка да таратылачак, хуҗалык эшчәннәренә дә биреләчәк.
Көзен чәчеләчәк уҗым культураларына мәйдан әзерләү дә бара.
— Табигать көйсезлекләрен исәпкә алмаганда, ел безнең өчен яхшы килде, — ди Ромель Мөгаллим улы. — Үлән­нәр күкрәп үсте, шуңа мал­ларга җитәр­лек күләмдә азык тупланды. Бу эшкә “Джон-Дир” трак­торлары белән идарә итүче тәҗри­бәле механизаторларыбыз Мөдәрис Хәбибов, Шәмсиәх­мәт Сәга­биев, “Дон-680” комбайнын йөртүче Рузил Әзһәров зур өлеш кертте.


Миләүшә Латыйпова,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Илеш районы 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»