20.08.2014 - Авыл тормышы

Исәнбай фермеры сынатмас!

Азамат Бәдертдинов якын чорда хуҗалыгында токымлы сарыклар санын 500 башка җиткерү максатын куя.

Илеш районында яхшы гына нәтиҗәләргә ирешеп эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары артканнан-арта бара. Бүген аларның саны 62гә җиткән. Исәнбай авылында яшәүче Азамат Бәдертдинов та моннан дүрт ел элек, авырлыклардан курыкмыйча, үз эшен башлап җибәргән. 

Азамат токымлы сарык үр-четү белән шөгыльләнә. Бүген аның 300 башка якын терлеге бар. Яшь фермерның максаты — якын киләчәктә аларның санын 500гә җиткерү.
Без килеп кергәндә Бәдерт-ди­нов­ларның йортында тормыш кайнап тора иде: Азаматның хәләл җефете Светлана белән әнисе аш-су бүлмәсендә бөте-релә, түр бүлмәдә курчак кебек матур итеп киенгән өч бала уйнап йөри, гаилә башлыгы әтисе белән нәрсәдер хакында бик мавыгып әңгәмәләшә иде.
— Бездә һәрчак шулай кү-ңелле, — ди Азамат. — Әти-әнием дә көн дә диярлек килеп, хәлебезне белеп тора. Оныкларны да тәрбияләшәләр, һәр башлангычта да уң кулыбыз алар.
Эше турында дәртләнеп, яратып сөйли ул.
— Сарык үрчетү белән 2010 елда шөгыльләнә башладым, — ди Азамат. — Авылыбызда соңгы елларда бу маллар бөтенләй диярлек асралмый башлады. Ә итенә ихтыяҗ бар бит. “Нигә әле миңа көчемне сарыкчылык тармагында сынап карамаска?” дигән уемны әти-әнием дә, туганнарым да хуплады. Шуннан халыктан 30 баш сарык сатып алдым да, максатымны тормышка ашыру өчен җиң сызганып эшкә тотындым.
2012 елда “Эш башлаучы фермер” программасында катнашу хокукына ия булдым. Аның кысаларында миңа 900 мең сумлык грант бирелде. “Романовский”, “меринос” токымлы сарыклар алырга, тәгәрмәчле трактор юнәтергә бик ярап куйды бу акча. Ә районыбызда фермер хуҗалыклары ник күп дисәгез, серен ачам: бездә үз эшен башларга теләүчеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Бу җәһәттән авыл хуҗалыгы идарәсе каршында оештырылган мәгълү-мат-консультация үзәге, атап әйткәндә, аның директоры Фаил Наил улы Гаскәров, аеруча көч сала.
Бу, чынлап та, шулай. Дәүләт ярдәме алыр өчен махсус программага керим дисәң, анык бизнес-планың булуы, әллә ничә төрле кәгазь-документларыңның тиешенчә тутырылуы мөһим. Ул гынамы әле? Авыл хуҗалыгы министрлыгының бер дистә ке-шедән торган абруйлы комиссиясе алдында бизнес-планың-ны якларга да кирәк! Мондый четерекле мәсьәләне авыл кешесенең үзаллы гына җиңеп чыгуы бик шикле. Ә яныңда законнарны белүче ярдәмчеләрең булса, эшләр көйләнә инде. Мәгълүмат-консультация үзәге хезмәткәрләре бизнес-планыңны да төзешә, Пенсия фондына, салым инспекциясенә җи-бәре-лергә тиешле документларны әзерләргә дә өйрәтә. Яңа тәпи киткән сабыйны җитәкләп йөрткән шикелле, ике ел дәва-мында курчалый үзәк фермерларны.
— Гаиләм әгъзалары да зур булышлык күрсәтә, — ди Азамат. — Трактор-машина төзәтү булса — гомер буе комбайнда эшләгән әтием, исәп-хисап булса, заманында бухгалтер булган әнием ярдәмгә килә. Башкортстан дәүләт аграр университетын тәмамлаган энем Алмаз хуҗа-лыгымда агроном. Ә хатыным Светлана һәр көнне тәмле ашларын әзерләп каршы ала, йорт-ихатабыздагы тавык чүпләсә дә бетмәс эш-мәшәкатьләрне дә күңел биреп башкара. Өч балабызны да яхшы итеп тәрбияләве өчен бик рәхмәтле мин аңа.
Чыгышы белән Мишкә районыннан булган Светлана Илеш районының Иске Күктау авылына урыс теле һәм әдәбияты укытучысы итеп җибәрелә. Исәнбай-ның чая егете Азамат мөлаем йөзле, татарча чатнатып сөй-ләшүче мари кызын бер күрүдә үз итә. Әти-әнисенә дә булачак киленнәре бик ошый. Шулай итеп, авылда яшь, матур гаилә барлыкка килә. Хәзер Азамат белән Светлананың кызлары Айсылуга — 8, уллары Айнурга — 6, ә төпчекләре Альмирга күптән түгел 1 яшь тулган.
— Менә минем булачак яр-дәмчеләрем, — дип сөя аларны әтиләре.
Алма агачыннан ерак төшми, ди халык. Хак сүзләр. Азаматның да “озын акча” эзләп, чит якларга китмичә, киләчәген туган авылы белән бәйләвенә һич аптырыйсы юк. Әтисе Рәгыйб Мәрвәретдин улы бөтен гомерен игенчелек хезмәтенә багышлаган кеше, Хезмәт даны орденнарының тулы кавалеры. Әнисе Нурлы-һөдә апа да авылда уңганлыгы белән билгеле ханым. Аларның биш баласы, шул исәптән, әлбәттә, Азамат та, кечкенәдән йорт эшләрендә катнашып үсә. Малайлар җәйләрен әтиләре белән комбайнга утыра.
— Балаларыбызның тормышта үз урынын табуына, безгә матур оныклар бүләк итүенә сөенеп бетә алмыйбыз, — дип уртаклаша Рәгыйб абый белән Нурлыһөдә апа.
Азаматка да алар акыллы киңәшләре белән генә түгел, матди яктан да булыша. Мисал өчен, фермер улларының ике тракторының берсен нәкъ менә алар алып биргән. Бәдертди-новлар хуҗалыгында, яңа булмаса да, ике комбайн да бар. 112 гектар мәйданда арпа, бодай, борчак, күпьеллык үләннәр үстерәләр. Урак чорында ике эшче яллыйлар. Ә башка вакытта барысына да үзләре өлгерә. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр бит. Бәдертдинов-лар да механизатор, комбайнчы, ветеринар, эретеп ябыштыручы, көтүче кебек һөнәрләрне яхшы үзләштергән.
— Әйтүемчә, киләчәктә мал-лар санын, шуңа бәйле көтү-лекләрне арттырырга исәп тотам, — ди Азамат. — Сарык итен һәр җирдә яратып алалар. Ярминкәләргә дә чыгарабыз, белүчеләр эзләп, авылга да килә. Тик менә йонын, тиресен җыючы юк. Туймазы, Казан шәһәрләренә үзең илтергә чыксаң, файдасыннан чыгымы күбрәк була. Шул-кадәр чимал әрәм булуына җан көя, әлбәттә... Ә гомумән алганда, хуҗалыгыбыз табышлы эшли.
...Русиягә кайсыбер илләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе кертү туктатылды. Бәлки моның өчен артык борчылырга да кирәкмидер? Сыйфатлы ит, сөт һәм башкасын үзебездә кирәк күләмдә җитеште­рергә өйрәнер-гә күптән вакыт. Моның өчен табигый байлыкларыбыз да, мәйданнарыбыз да һәм Азамат Бәдертдинов кебек эш дип янып торучы егетләребез дә җитәрлек.


Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Илеш районы. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»