20.08.2014 - Авыл тормышы

Үз көченә ышаналар

Бай тәҗрибәле җитәкче Фариз Тимербулатов басуда эшне шуннан чыгып оештыра


Фариз Тимербулатов Благовар районында билгеле шәхес – 80нче елларда Фрунзе исемендәге колхозга җитәкчелек итеп, аны ул чордагы алдынгы “Октябрь” һәм “Россия” колхозлары дәрәҗәсенә чыгарды. Ни гаҗәп, булдыклы, бай тәҗрибәле рәискә туган төбәгендә урын табылмады һәм ул байтак вакыт Чишмә районында эшләргә мәҗбүр булды. Өч ел элек Благовар районы Өйдрәкбаш авылында Чишмәнең “Әһли” крестьян хуҗалыгының бүлекчәсе ачылгач, аңа җитәкчелекне Фариз Тимербулатовка йөкләттеләр. Пенсия яшендә булса да, ул Герой Хәмит Әһлиуллин исемендәге хуҗалыкка җан өрә алды. Быелгы урып-җыю эшләре барышы да моны раслый.

Хуҗалыкның сөренте җир­ләре 6 мең гектар тирәсе тәшкил итә, шуның 2600 гектарында бөртеклеләр үстерелгән. Игеннәр торышы яхшы, чөнки заманча хуҗа­лыкта алдынгы тех­но­логияләр куллану басучылыкта өстен­лекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Гомумән, биредә хуҗалык итүдә вак-төяккә урын юк, һәр нәрсә уйланылган. Атап әйткәндә, биш басулы чәчү әйләнеше булдырылган, анда шикәр чөгендереннән башка барлык культуралар да кулланыла. Бу үзе үк югары уңышның нигезе булып тора. Үткән елда бөртеклеләр уңышы бер гектардан 20 центнер тәшкил итте, бу районда иң югары күрсәткеч булды. Хуҗалык җитәкчесе әйтүенчә, быел да моңардан ким булмаячак.

Ахыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»