16.08.2014 - Авыл тормышы

Ардат түгел, Арбат бу!

Кәкребаш авыл Советына караучы иң төпкел торак пунктларда да бүген тормыш кайнап тора.


Кәкребаш авыл Советы – Туймазы районында инфраструктурасы яхшы үсешкән, социаль программалар нәтиҗәле гамәлгә ашырылучы муниципаль берәмлекләрнең берсе. Соңгы ике җанисәп арасында биредә халык саны 25 процентка арткан. Дүрт елда җирле үзидарә органының исәп кенәгәсендә тагын 200дән артык кеше теркәлгән. Демографик яктан бу — республиканың авыл биләмәләре арасында иң яхшы күрсәткечләрнең берсе. 

Бетүдән – үсешкә


Җирле хакимият башлыгы Рузил Гафаров һич кенә дә кабинетта утырырга гадәтләнмәгән.
— Әйдә, олы юлдан читтәрәк яткан кечкенә Ардат авылына барып килик, — диде ул. — Анда безне авыл старостасы, җәмәгать эшенә беркайчан да битараф калмаган Тамара апа Светлякова көтә. Элек Ардат киләчәксез авыллар рәтендә йөрде. Ләкин шул җиргә тамырлары береккән кешеләр мондый хәл белән килешергә теләмәде. Социаль программага эләгеп, табигый газ үткәрелгәннән соң ул яңа сулыш алды.
Тамара Александровна, чынлап та, җирем-суым дип янучы тынгысыз кеше булып чыкты. Шушы авылга нигез салганнар арасында аның ерак бабасы Николай Авдюшкин да булган. Картәнисе дә шушында гомер кичергән. Тамара үзе Туймазы май-сыр комбинатында эшләп, хаклы ялга чыккан. Тормыш иптәше Александр Иванович белән биш бала тәрбияләп үстергәннәр.
— Бәләкәйрәк йорт сатып алып, инде 20 ел Ардатта яшибез, — дип сүзен дәвам итте ачык йөзле хуҗабикә. — Авылда тормыш сүнеп калган заманнарны да кичердек. Без күчеп килгәндә биш ихата гына калган иде. Юл булмаганлыктан, баллонлы газын да без күрмәдек. Олы кешеләр ярый әле җигүле транспорт белән файдаланалар иде. Миннән башка руль артында йөрүче дә булмады ул заманда.
Авыл халкы тормышындагы уңай үзгәрешләр урындагы хакимият башлыгы булып Рузил Байрак улы эшли башлаган елларга туры килгән икән.
— Без газ үткәрү мәсьәләсен күптән юллый башлаган идек. Авыл активын туплап, һәр ихатадан акча җыйдык. Гомум тырышлык белән газүткәргечнең проектын эшләтүгә ирештек. Шуннан муниципаль властьлар безнең авылны адреслы инвестиция программасына кертергә вәгьдә бирделәр. Безне ишетми калмадылар — авылга газ магистрале суздылар.
Җирле хакимият ярдәме белән Ардатта яңа электр линиясе сузыла, урамнарны яктырту өчен баганаларга фонарьлар эленә. Иң мөһиме — авылны Кәкребаш белән тоташтыручы юл төзекләндерелә.
— Хәзер авылыбыздагы тормыш ямьләнде. Берничә ел эчендә ике урамда яңа 10 йорт калкып чыкты, — дип куана Тамара Александровна. — Бүген бездә 12 яшь гаилә яши. Аларда тәрбияләнгән 15 баланың шат тавышыннан җәен бөтен авыл яңгырап тора. Ә бит 2009 елда исәптә бер бала гына булганын яхшы хәтерлим. Яшьләрнең күпчелеге Туймазы шәһә-ренә йөреп эшли. Такыр юлдан 15-20 минут эчендә эш урыннарына барып та җитәләр. Мин тагын шуңа сөенәм, авыл тормышын якын күреп, ике улыбыз һәм бер кызыбыз гаиләләре белән Ардатта төпләнде. Александр әле минем картәнидән калган нигезне яңарта. Кызым Ирина һәм киявебез Рамил дә участок алып, йорт күтәрүгә кереште. Матур гаиләсендә ике ул тәрбияләгән Евгений да шәхси төзелеш белән мәшгуль. Хәзер авылда буш ихаталар да калмады диярлек, әле дә җир участогы сорап килүчеләр күп.
Тырышсаң, акча табыла
Урындагы хакимият башлыгы әйтү-енчә, авылларны яңарту, аларның инфраструктурасын үстерү муниципалитетта генераль планга ярашлы алып барыла. 2012 елда республика Хөкүмәте Исмаил авылы җирләрен 144 гектарга киңәйтү турында карар кабул иткән. Андагы 299 участок районда яшәүче льготалы гражданнарга — күпбалалы һәм гарип бала тәр-бияләнүче гаиләләргә бүлеп бирелгән.
— Ә Исмаилдагы 99 участоклы тагын бер мәйдан 2008 елда ук үз-ләштерелә башлаган иде, — ди Рузил Байрак улы. — Анда инженерлык коммуникацияләрен сузуга халыкны җәлеп иттек, дөресрәге, проектны яңа хуҗалыклар үз исәбенә эшләтте. Шул эшне гамәлгә ашыруны да озакка сузмадык, дәүләт инвестицияләре ярдә-мендә яңа бистәгә утын да, газын да үткәрдек. Соңгы елларда безнең территориядә халыкка 400гә якын участок таратылган. Кәкребашның яңа бистәсендә генә дистәләгән гаилә гөрләтеп өй туе үткәрде. Андагы 17 ихаталы Тимер Арслан урамына күптән түгел газ керде. Быел шулай ук республика бюджетыннан бүленгән ин-вестицияләр исәбенә Май урамында да 800 метр озынлыгында газүткәргеч салыначак. Анда да шул эшнең проектын әзерләүгә хосусый милекчеләрне җәлеп иттек.
Әйе, урындагы җитәкчеләр социаль программаларны тормышка ашыруда инициативаны үз кулларына алырга тиеш. Бу җәһәттән Кәкребашны үрнәк итеп куярга була. Райондагы льготалы категориягә кергән күпбалалы гаилә-ләрнең яртысына шушы авыл билә-мәсеннән җир участоклары бирүләре бер дә очраклы хәл түгелдер.
— Исмаилдагы 144 гектардагы яңа торак җирләрен үзләштерү башланды, — ди җирле үзидарә органы җитәкчесе. — Атна саен дистәгә якын кеше, бездән төзелешкә рөхсәт ала. Андагы яңа бистәгә инженерлык коммуникация-ләрен сузу район һәм республика бюджетлары исәбенә башкарылачак. Әле аның проектын әзерләп, дәүләт экспертизасына бирделәр. Исмаилның яңа микрорайонына су торбасы Райманнан сузылачак, эчәр су анда Нөгеш елгасындагы зур буадан киләчәк. Шуны әйтергә кирәк, алдагы елларда бездә авыл биләмәләрен артабан киңәйтү күз уңында тотылмый. Хәзерге көндә бүленгән җирләрдә төзелешне киң җәелдерергә кирәк. Шушы бистәләр-дәге юлларны төзекләндерү, күперләр салу да безнең өчен мөһим бурыч булып кала.
Авыл Советының бюджеты ел саен арттырып үтәлә. Казнаны тулыландыруда үз керемнәренең өлеше дә арта бара. Быелгы бюджетта ул 1 миллион 330 мең сум күләмендә каралган булса, елның тәүге яртысында шуның 780 мең сумы кассага кергән дә инде. Шунысы тагын игътибарга лаек, Кәкре-башта җир салымы бюджетны формалаштыруда иң ышанычлы чыганакка әйләнгән. Быелгы бюджетка килгәндә, шул төр керемнәр генә дә 700 мең сумнан ким җыелмаска тиеш.
— Былтыр җирле казнадан гына авылларны төзекләндерүгә 1 миллион 277 мең сум акча бүлгән идек. Быелга да планнарыбыз зур, — ди Рузил Байрак улы. — Хөкүмәтнең 400 мең сум финанс ярдәмен исә урамнарны яктыртуга, юлларны тәртипкә китерүгә, авыл зиратларындагы коймаларны яңартуга тотынабыз. Бер үк вакытта мәгариф һәм мәдәниятне үстерүгә кагылышлы программаларда катнашудан да читтә калмыйбыз. Былтыр балалар бакчасында ремонт үткәреп, яңа төркем ачуга федераль бюджеттан 1 миллион сум акча алдык. Әлеге көндә анда 60тан артык бала тәрбияләнә. Мәктәп тормышы белән дә кызыксынып, ярдәм күрсәтеп торабыз. Белем йорты директоры итеп безнең тәкъдим белән Гөлнара Рәдис кызы Әхмәтова тәга-енләнгән иде. Ул зур дәрт һәм теләк белән эшкә кереште. Озакламый Кәкребаш урта мәктәбенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Быел андагы ремонт эшләрен үткәрүдә үзе-безнең спонсорлар ярдәм кулын сузды. Әле подрядчылар мәктәптә санитария узелын җиһазландыра. Яңа уку елында авыл балалары да шәһәрдәге кебек бөтен коммуналь уңайлыклар белән файдаланачак. Моның өчен ремонт эшләренә ярыйсы гына акча бүлгән 3нче төзелеш фирмасына, юл төзү-ремонтлау идарәсенә, үзебезнең авылдан чыккан эшкуар, әлеге көндә Туймазыдагы шәхси бер компанияне җитәкләүче Әбүзәр Мөхәммәдиевка рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә.
Җирле хакимияттә эшләү дәверен-дә шуңа инандым: кешеләрнең тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуны һәрчак көн үзәгендә тотарга кирәк. — — Ул чакта авыл җирендә төпләнеп, үз ихатасын булдырырга теләүче-ләрнең дә саны артачак. Участок алган кешеләр үз көче белән заманча иркен һәм якты йортлар төзи икән, бу инде авылларны үстерүгә шәхси инвес-тицияләр салына дигән сүз. Ә шәхси ихаталардан, хосусый милекчеләрдән безгә җир һәм мөлкәт салымы да ел саен күбрәк кереп торачак.


Мидхәт Шәрипов.
Туймазы районы


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»