14.08.2014 - Авыл тормышы

Хыяллар гамәлгә аша

— Үз эшебезне ачу уен күңел дә күптән йөрттек. Тик аны тормышка ашыру юлларының җиңел булмавын аңлау кул-аягыбызны бәйли, ихтыярыбызны тышаулый иде, — диләр Бакалы районында гомер итүче Марина һәм Василий Пятибратовлар. 

— Соңгы елларда дәүләт сәясәте бераз үзгәреп, җирдә тир түгүчеләргә тоемлы ярдәм күрсәтелә башлагач, хыялыбызны чынбарлыкка әйләндерү өчен кыю адымнар ясарга җөрьәт иттек.
Киңәшле эш таркалмас, диләр. Василий Филатович белән Марина Витальевна да бергәләшеп уйлашканнан соң, терлекчелек продукциясе җитештерү белән шөгыльләнергә була. Башлангычларын район хакимияте дә хуплый. Булачак фермерларга мәгълүмат-консультация үзәге хезмәткәрләре дә зур ярдәм күрсәтә, бизнес-план төзешә.
Үз эшен ачкан пар иң башта ферма сала. Аннары токымлы мал сатып алу өчен кредит юллый. 25 тана һәм бер нәсел үгезе кайтартыла. Пятибратовлар җиң сызганып эшкә тотына.
Ике ел элек Марина һәм Василий крестьян-фермер хуҗалыгын үстерү өчен бирелүче сертификат алуга ирешә. Әлеге акчага шунда ук урын да табыла: терлекчелектә бик кирәкле булган тәгәрмәчле трактор, печән чапкыч, төягеч, пресс-җыйгыч, тырма алалар. Ә ферма заманча саву аппараты һәм сөтне суыткыч белән җиһазландырыла.
Үз эшләрен яратып, күңел биреп башкара Пятибратовлар. Аларның 108 гектар пай җирләре бар, шуның 48 гектарында күпьеллык үләннәр үстерелә, калганы әлегә пар мәйданы, анда уҗым культуралары чәчү күз уңында тотыла.
Крестьян-фермер хуҗалыгында бүген дүрт эш урыны булдырылган. Пятибратовлар яхшы гына табыш белән эшли, шуңа кечкенә коллективлары хезмәт хакын вакытында ала, салым һәм башка түләүләр тиешенчә кертелә, хуҗалыкларын зурайту, җитештерүчәнлекне арттыру юлларын да табалар. Мисал өчен, бүгенге көндә крестьян-фермер хуҗалыгында сыер маллары саны 60 башка җиткән. Бу инде яхшы гына күрсәткеч.
Хуҗалыкта былтыр мал абзарларын зурайтканнар, бозаулар өчен бина төзегәннәр, бүлмәләр бүлгәннәр. Бу төрле яшьтәге малларны аерым асрау мөмкинлеге бирә.
Әле бөтен терлекләр дә җәйләүдә. Сусыл үлән мул чагында фермерлар үзкыйммәте арзан булган сөт җитештерүгә бөтен көчен сала.
Марина һәм Василий Пятибратовлар хыялларын тормышка ашыру юлыннан кыю, саллы адымнар белән атлый. Бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр белән тулы эш көне азагында алар ару-талу гына түгел, зур канәгатьләнү хисе дә кичерә. Ә үз шөгылен яратып башкарган кеше өчен шул иң мөһиме түгелмени инде...


Миләүшә ГАНИЕВА.
Бакалы районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»