14.08.2014 - Авыл тормышы

Сихәт аласың килсә – кымыз эч!

Гафури районында олы юлдан читтәрәк урман куенында урнашкан, даны еракларга таралган Яңа Бурлы дигән авыл бар. Биредә елкы малын үрчетү, умартачылык белән шөгыльләнү өчен шартлар бик тә уңайлы. Кечкенә авыл элек-электән үзенең кымыз ясау осталары белән дан тота. Шунысы куанычлы, монда әлегәчә шушы матур традицияне саклап калганнар. Эшсөяр авыл халкы бүген дә кымыз җитештерү серләрен онытмаган.

 Яңа Бурлыда шундый осталарның берсе — 2000нче еллар башында ук җирдә үзаллы хуҗалык итүгә тотынган, батырлар эчемлеген мул гына җи-тештергән Эльза һәм Риф Мирзагуловлар белән якыннан танышу форсаты тиде. Алар үзләренең хуҗалыгында ишле елкы малы асрый, моннан тыш, зур гына умарталык та тота. Риф Гата улы кайчандыр “Гафури” совхозында эшлә-гән, читтән торып Бәләбәй авыл хуҗа-лыгын механикалаштыру техникумын тәмамлаган. Хатыны Эльза — Кушнаренко якларыннан. Шундагы техникумда бухгалтерлыкка укып чыккач, эшкә “Гафури” совхозына килгән. Яшьләр 1983 елда чәчләрен-чәчкә бәйләгән.
— Зур тормыш тәҗрибәбез базар шартларында үз урыныбызны табарга ярдәм итте, — ди Эльза ханым. — 2000нче еллар башында үз эшебезне ачып җибәрдек. Елкычылык һәм умартачылык белән шөгыльләнергә булдык. Умарта күчләрен 15-20 башка җиткердек. Шуннан бия сөтеннән кымыз ясый башладык. Хәзер без әзерләгән сихәтле эчемлекне тирә-якта мактыйлар.
Мирзагуловлар элекке совхозның ат абзарын тәүдә арендага, аннан инде сатып алалар. Бу хуҗалыкны үстерүдә, малларны ишәйтүдә яңа мөмкинлекләр ача. Әле аларның гаилә фермасында 62 баш елкы малы асрала. Быел 15 баш колын алганнар. Эчемлекне хәзерләү, нигездә, хуҗабикә иңенә төшә. Үз көчен-нән чыгып, ул быелгы сезонда 10 бия бәйләгән. Көн саен 35-38 литр эчемлек җитештерәләр.
— Сәламәтлекләрен кайгырткан кешеләр кымызны теләп ала, — ди Эльза. — Мин бит кайберәүләр кебек хакларны күтәрү белән мавыкмыйм. Аның тәмен белүчеләр өйгә дә килеп алалар. Җәй буе аны эчкән кешеләр бар. Әле менә Себердән туган ягына ялга кайткан бер гаилә дәвалану өчен тик безнең кымызны эчте. Уфа, Стәрлетамак, Салаваттагы клиентларыбыз хакында әйтеп торасы да түгел. Алар белән бәйләнешне өзмәс өчен мин телефон номерын да үзгәртмим.
Кымыз ясаудан тыш, эшкуар хатын үз хуҗалыгында өч баш сыер сава. Красноусол һәм Табын авылларында яшәү-челәргә сөтен, каймагын, эремчеген, йомгаклы ак маен да сата. “Нива”да үзе йөргәч, авыл базарларын, үзенең даими клиентларын әйләнеп чыгу аның өчен әллә ни зур авырлыклар тудырмый.
— Көзен елкы итен, казылыгын да, шулай ук көтүдәге үсеп җиткән тайларны да сатабыз, — ди Эльза Биктимер кызы. — Елкычылык белән шөгыльләнү шул яктан да отышлы — ул артык күп чыгымнар таләп итми. Хуҗалыгыбызда вак мал да күп, сарыклар әле 40 баштан артып китте. Әлбәттә, ишле малга сыйлы азыгы да мул кирәк. Үзебезнең кулда техника булгач, җәен печән хәзерләүдә кул көчен кулланмыйбыз диярлек. Быел печәнне яшел рулоннарга төрүче пресс-җыйгыч алдык. Безнең хуҗалыкның җир биләмәсе 79 гектар тирәсе. Күпьеллык үләннәрне зур гына мәйданда үстерәбез, ә калган яланнарда әле менә бөртеклеләр уңышын җыябыз.
Без килгәндә уңган хуҗабикә оныгы Эльвинаны һәм аның урамда бергә уйнаган ахирәте Әдиләне кымыз белән сыйлый иде. Ә яшь ярымлык Җәмил исә яраткан картәнисенең назлы да, шул ук вакытта көчле дә кулларына ияләшеп алган.
Җәйге муллыкта эшкуар хатынга район үзәгендә яшәүче кызлары Элина һәм Резеда ярдәмләшә. Өлкәнрәгенең гаиләсендә тәрбияләнгән, быел яз Красноусолдагы башкорт гимназиясенең 1нче сыйныфын тик “4” һәм “5” билге-ләренә генә тәмамлаган Эльвина җәйге ялын картәнисе һәм картәтисе янында гына үткәргән. Хозур табигать кочагында аның рәхәтлек кичерүе, җанына бер сихәт алуы күренеп тора.
— Картәнием әзерләгән кымызны эчәргә яратам, — ди сөйкемле кыз. — Агач гөбедән дә салып бирә, теләсәм, яңа савылган бия сөтеннән дә авыз итәм. Җәй уртасында әниемнәр белән бергә җиләк-җимеш җыярга да йөрдек. Минем картәнием бакчадагы бал кортларын да үзе карый. Шуңа ул безне тәмле юкә балы белән дә сыйлый.
Ә Әдилә Ихсанова быел көз 1нче сыйныфка укырга төшәргә җыена гына әле. Яңа Бурлыда туып-үскән кызыкай үзенең зирәк ахирәтеннән күп нәрсә-ләргә өйрәнеп калгандыр.
Үз эшләренең нәтиҗәсен күргәнгә дә булдыклы Мирзагуловлар якты уй-планнар белән яши. Хуҗа кеше елкы көтүен 100 башка җиткерергә исәп тота. Димәк, бияләрне күбрәк бәйләп, шифалы эчемлекне җитештереп сатуны тагын да арттырырга мөмкиннәр. Бүген елкычылык тармагын үстерүче фермерларга хөкү-мәт ягыннан да игътибар зур.


Мидхәт Шәрипов.
Гафури районы


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»