14.08.2014 - Авыл тормышы

Алдынгы да, хәстәрлекле дә!

— Украинадан ике гаилә кабул итәчәкбез. Шул мәсьәлә буенча район хакимиятенә чакырганнар иде. Бүген-иртәгә аларны үзебезгә алып кайтачакбыз, — дип аңлатты Муса Гәрәев исемендәге хуҗалык рәисе Әнис Гарипов, безне алдан сөйләшеп куелган урында – Иләкшиде авылында каршылый алмавының сәбәбен. — Тик әйткән сүз — аткан ук: бөтен тиешле кәгазьләрне тутырдым да тиз генә кайтып җиттем. Ә Украина качакларына килгәндә, шунысы куанычлы: алар һөнәре буенча терлекчеләр икән, шуңа эш урыны белән тәэмин итүдә кыенлык тумаячак. “500 ферма” программасы кысаларында яңартылган фермабызда сөенеп эшләрләр дип уйлыйм.

Әнис Нәгыйм улы район үзәгеннән кайтканны көткән арада без матур үзгәрешләр киче-рүче объектны карап чыккан идек инде. Монда төзелеш гөрләп бара. 300 баш савым сыерын бәйсез асрау өчен тәгаенләнгән кураның искергән шифер түбәсе профнастилга алыштырылган, евротәрәзәләр куелган, мал-ларның туклану-яту урыннары зооветеринар таләпләр төгәл үтәп эшләнгән. Бүгенге көндә савым залын җиһазлау дәвам итә. Маллар җәйләүдән кайтуга бөтен эшләрне тәмамлау максаты куелган.
Икенче абзарда да яңарту эшләре киң колач белән бара. Аның бер өлешендә 100 баш тана бәйдә асралачак, икенче ягында буаз сыерлар торачак, янә бер бүлеге 70 баш бозауга исәпләнгән. “500 ферма” программасы таләп иткәнчә, тер-лекчеләрнең дә эш шартлары шактый яхшыртылган: алар өчен ял бүлмәсе, су коену, кием алыштыру урыны булдырылган.
— “500 ферма” программасына кушылганда хуҗалыгыбыз-да 30 миллион сумнан артык күләмдә төзелеш-монтаж эшлә-ре башкаруны күз уңында тота идек. Бүген 5,5 миллион сумлык кына эшләр калды. 9 миллион 705 мең сум субсидия килде. Дәүләт тагын мондый ярдәм күр-сәтәчәк әле, — ди Әнис Нәгыйм улы. — Терлекчелек өчен 14 миллион 523 мең сумлык төрле техника, җиһазлар алдык. Саву залы эшләү 5,5 миллион сумга төште, ике сөт суыту танкы, ике мал азыгы тарату җайланмасы, тәгәрмәчле өч трактор кайтарттык.
Төзелеш-монтаж эшләрен башкаруда хуҗалыкның уң кулы “Триумф” җәмгыяте икән. Директор урынбасары Венер Әх-мәдуллин: “ Барлык эшчеләребез дә үз һөнәренең чын остасы, шуңа күрсәткән хезмәтләре-безнең сыйфаты югары”, — дип ышандырды.
Ферма эчендә мәш килеп эшләп йөрүчеләр арасында ике студент егет тә бар.
— Җәйге ял вакытында бераз акча юнәтеп алырга булдык, — диләр Алмаз Исхаков белән Вилсур Габдрахманов. — Чүкеч, балта, пычкы тота беләбез. Измә бутау, кирпеч ташу кебек эш-ләрдән дә куркып тормыйбыз.
Егетләр икесе дә өченче курс студентлары. Вилсур — Әлмәт нефть университетында, ә Алмаз Уфа нефть техник университетында белем ала.
— Сентябрьгә кадәр эшләя-чәкбез, — диләр алар.
Буяу, агарту белән мәшгуль Фәридә Тимерханова да хезмәт хакыннан канәгать булуын яшер-мәде. Ул Иләкшиде фермасына өч чакрым ераклыктагы Бәләкәй Бишкурайдан йөри.
— “500 ферма” программасына керә алуыбызга бик шатбыз, — ди рәис. — Быел һәр-берсе 5,6 миллион сумлык ике комбайн алган идек, 2,5 миллион сум ярдәм күрсәтелде. Мондый шартлар тудырылганда зарланырга сәбәп юк.
Басучылыкта да эшләр көйле бара. 2400 гектарда игелгән бөртеклеләр уңышы былтыргыдан ким булмас.
Әнис Нәгыйм улы Илеш районы хуҗалык җитәкчеләре арасында иң зур тәҗрибәлеләрнең берсе. Рәислек стажы 33 елдан артык. Бүген аны иң борчыганы — авылларның картаюы, яшьләрнең бәхет эзләп чит якларга китүе. Ә менә туган җирендә йорт тергезеп, гөрләтеп дөнья көтүче гаиләләр турында эчке бер куаныч белән сөйли ул.
— “Авылны социаль үстерү” программасы ярдәмендә мал караучы Радик Китапов һәм аның тормыш иптәше, савучы Динара, шулай ук механизаторыбыз Эльвир Гыйльданов гаиләсе йортлы булды. Өч ел элек укуын бетереп кайткан яшь агрономыбыз Ирек Гәрәев та өй салу белән шө-гыльләнә. Шофер Валерий Дәү-ләтовка шул максатта җир бүленде, — дип уртаклашты Әнис Нәгыйм улы. — Украинадан килүчеләргә дә яшәр урын әзерләп куйдык инде.
...Батыр очучы Муса Гәрәев исемен йөртүче хуҗалыкка караган авылларның төзек, матур урамнарын үткәндә күңелне бер теләк биләде: шушы гүзәл җиребездә һәрвакыт тынычлык, муллык булсын иде. Сугыш авырлыкларын кичергән, кәлҗе-мә ашап үскән картәниләребез әйтмешли, үзебезгә дә, балаларыбызга, оныкларыбызга да имин тормышта, аяз күк астында яшәү бәхете насыйп булсын иде.


Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»