13.08.2014 - Авыл тормышы

Игенчеләр имтиханны уңышлы тота

Яңавыл районы иген­челәре быелгы уракны бердәм башлады.
Игеннәр өлгергәнче үк сиксәннән артык комбайнны әзерлек сызыгына бастырганнар иде инде.
Быел алар 31780 гек­тарда бөртекле культу­ралар үстергән, шуның 9330ы — арыш. Әлеге вакытта бу культураны тезмәләргә салу һәм суктыруга 51 берәмлек техника җәлеп ителгән. Район ха­кимиятенең авыл ху­җа­лыгы бүлеге баш агрономы Рәлиф Сәлиманов әй­түен­чә, быелгы җәй бик үзен­чәлекле килде, әле дә байтак арыш басуы яшел катыш утыра. Дөрес, соңгы вакыттагы эссе көннәр килеп туган хәлне беркадәр үзгәрткән. Баш белгеч фи­керенчә, хәзер арышның яшеле җитлеккәнен көтеп утыру дөрес булмый, чөнки алдан өлгергәннәре коела башлаячак. Әлегә арышның уртача гектар көче 13 центнердан югарырак, егермедән арткан басулар да байтак, димәк булганын алып калырга кирәк. Шушы хакыйкатьне күзаллап, бу көннәрдә барлык комбайннар арыш урагына җәлеп ителде.

Бер үк вакытта районда мал азыгы хәзерләү дәвам итә. Хуҗалыкларда 12400 тонна печән, сенажның сиксән проценты тупланган, силос салу башланган. Яңавыллылар алдагы ел уңышын да хәстәрли. Быел да арышны тугыз мең гектарда чәчү күзаллана һәм бу эшне беренчеләрдән булып “Дружба” кооперативында башлаганнар.
Валерий Хәйдәршин җи­тәкләгән “Юлдаш” җәм­гыятендә 580 гектарда арыш урагы шушы көннәрдә тәмамлану алдында. Уңыш уртача районныкыннан югарырак. Җәмгыятьтә урып-җыюны үз көчләре белән башкаралар. Тезмәләргә салынган арышны суктыруга өч комбайн җәлеп ителгән. Механи­заторлар Юрис Әхәтов, Зәнфир Исхаков, Әлфрит Нуриәхмәтов “кыр корабларын” нәтиҗәле фай­далана. Алар әйтүенчә, бер-ике көннән арышны алып бетерәчәкләр һәм башка культуралар өлгергәнче комбайннарына да янә бер кат техник карау үткәрү мөмкинлеге булачак.
Җәмгыятьтә кышлату чорына җитәрлек күләмдә мал азыгы да тупланган: печән планга карата — 135, сенаж 118 процент хәзерләнгән, 4000 тонна силос салынган. Быел арыш биләячәк басуларын да беркадәр арттырырга исәпләре, моның өчен 600 гектар җир әзер.
Әйе, Яңавыл районы басуларында эшләр комплекслы алып барыла, ашлыгы урып-җыелган басулар туңга сөрелә.


Марат Зыятдинов. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»