07.08.2014 - Авыл тормышы

Хөрмәт төбе — хезмәт

— Яңа Каръяуды авылына сугылсагыз, уңганлыклары белән алдыручы, матур дөнья көтүче Гөлназ һәм Ринат Гаязовларны күрми китмәгез. Алар үз хуҗалыгында ит, сөт продукциясен күпләп җитештерә, җәйге муллыкта аена 2,5 тонна сөт саталар. Шуннан гына да аларның гаилә бюджетына 22-23 мең сум акча кереп тора, — диделәр безгә Шаран районының Мичурин авыл Советында.

Чынлап та, бу гаиләнең уңганлыгына сокланасы гына кала. Авыл җирендә һәркөн иртән сөт хәзерләүчене тулы 5-6 чиләк белән көтеп алучы кешеләр күп түгел.
— Былтыр 6 сыер сауган идек, быел малкайларны 8 башка җиткердек, — ди хуҗабикә Гөлназ Галим кызы. — Сыерларым сөтле минем, чөнки симменталь токымлы маллар асрыйбыз. Җәйге муллыкта көн саен 80 литр сөт тапшырабыз. Акчасы да әйбәт кенә кереп тора. Авыл карчыклары да бездән сөт сатып ала. Каръяудыда күбрәк карт-коры яшәгәч, шәхси ихаталарда мал саны да кими.
Уңган хуҗабикәнең мәшәкатьләре йорт-абзар тирәсе белән генә чикләнми. Ул авылда социаль хезмәткәр булып эшли. Ничек барысына да өлгерә соң ул?
— Гаилә фермасында кызым Миләү-шә ярдәмләшә, — диде ул. — Элек сыерларны кул белән сава идек. Быел сөт саву аппараты сатып алдык. Хәзер эшебез көйләнде, 8 сыерны 30-40 минут эчендә савабыз.
Мичурин урта мәктәбендә укучы үсмер кыз быел 8нче сыйныфны “4” һәм “5” билгеләренә генә тәмамлаган. Әнисенең һәм әтисе Ринат Рифкать улының эш сөючәнлеге һәм ныкышмалылыгы аңа да күчкән. Бәләкәйрәк чакларында балалар шифаханәсенә йөреп, сәламәтлеген ныгытса, хәзер җәйге каникулын авылда гына үткәрә икән. Чөнки шәхси хуҗалыкта ул иң якын кешеләренең беренче ярдәмчесенә әйләнгән.
— Өлкән улыбыз Наил Уфа дәүләт авиация техник университетында укый. Ә кече балабыз Гаязга әле биш яшь кенә, — ди Гөлназ Галим кызы. — Җәй безгә Миләүшә булыша. Печәнгә дә бергә йөрдек. Кул арасына керү белән кызым мал карарга өйрәнде. Аның өлгерлегенә, эш рәтен белеп үсүенә бик тә шатмын. Ул әле Мичурин мәктәбендә өметле яшь спортчылардан санала. Соңгы елларда җиңел атлетика белән шөгыльләнә. Каникул чорында да күнекмәләр үткәрүгә вакыт таба, кичләрен кырдагы юл буйлап йөгереп килүдән үзенә бер кинәнеч ала.
Тату гаилә башлыгы Ринат Рифкать улы да балаларының уңышларына куанып бетә алмый. Ул үзе элек совхозда механизатор, бригадир булып эшләгән. Предприятие таркалгач, хосусый хуҗа-лыгын киңәйтергә карар иткән. Үз мөмкинлекләреннән чыгып, гаилә фермасындагы мал санын бермә-бер ишәйткәннәр. Ринат телгә алганча, кичен абзарга ябылган сыер маллары саны 21 башка тула. Кулларында техника булгач, җәй хуш исле печәнне дә запасы белән хәзерлиләр. Быел хуҗа кеше “Т-40” тракторына яңа чапкыч тагып алган.
Без шәхси хуҗалыкта булганда тагын бер кызыклы яңалык хакында ишеттек. Оста куллы гаилә башлыгы авыл читендәге бер гектар җирне уратып алып, “электр көтүчесе” корып куйган. “Яшь малны көтүлектә асрау өчен бик тә уңайлы агрегат. Аны интернет-магазин аша сатып алдым. Хәзер җәйләүдә йөрүче 8 баш яшь мал өчен күңелем дә тыныч”, — ди ул.
Тырышкан һәм кулыннан килгән кешегә бер эш тә карышмый. Базар мөнәсәбәтләрендә үз урынын табып, җитеш тормышта яшәүче Гөлназ һәм Ринат Гаязовлар авылдашларына матур үрнәк күрсәтә.


Мидхәт Шәрипов.
Шаран районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»