07.08.2014 - Авыл тормышы

Уңыш өчен йөзләре кызармаячак

Элекке традицияләрне тулысынча саклаган “Заря” җәмгыяте Әлшәй районының иң тотрыклы хуҗалыкларының берсе булып кала.

Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Наил Әминев чирек гасырдан артык җитәкләгән “Заря” басуларында, шөкер, быел да шактый матур уңыш өлгерә. Быел да, диюем очраклы түгел, күренекле авылдашлары, гарәп дөньясының танылган шагыйре һәм абруйлы әдибе мәрхүм Шамил Анак дан җырлаган, “өч зәңгәр калкулык” арасында урнашкан Әбдрәшит басуларын явым-төшем артык куандырмаган. Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, хуҗалыкның баш агрономы Рәмин Гайнетдинов сүзләренә караганда, шытым күзгә күренгәннән соң төгәл бер ай яңгырның тамчысы да төшмәгән монда.

Шуңа карамастан, күп кенә культуралар, аерым басулар мул уңыш вәгъдә итә. Монысы инде хуҗалыктагы оешканлык, тәртип, агротехник чараларның төгәл үтәлү нәтиҗәсе.
Бөртеклеләр өч мең гек­тарга якын мәйданны били. Уҗым арышы гына да 800 гектардан артык чәчелгән. Чиста пар азрак булды, шул уңышны бераз киметә, ди баш агроном. Шулай да, урак уңай шартларда үткән хәлдә, бөртекле куль­тураларның уртача уңышы өчен йөз кызармаячак, ди.
Ә инде зур гына мәйдан биләгән шикәр чөгендере, башка техник культуралар мул уңыш белән куандырмакчы. Быелгы уракның төп өлеше Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Әлшәйнең иң яхшы бригадиры булып берничә ел рәттән танылу яулаган Рәсүл Сәхә­ветдинов бригадасына туры килә. Әйткәндәй, кемне телгә алсаң, шуңа “атказанган” дигән исем өстәргә туры килү дә “Заря” файдасына сөйләүче факт. Ул исемнәр юкка гына бирелми, мондый зур бүләккә тәкъдим итәр өчен яхшы күрсәткечләргә ирешү кирәк.
Хуҗалыкның иң шәп механизаторларының берсе Марат Батталов чабу агрегатын басуга керткән арада, “Заря”ның данлыклы бригадиры Рәсүл Наил улы быелгы уракта катнашачак егетләрне барлап алды. Күпчелеге — хуҗалыкта гына түгел, районда да танылган механизаторлар һәм шоферлар, шактые республикабызның мактаулы исемнәрен йөртә. “Аның кул арты җиңел!” дип һәр басуга беренче итеп керткән шул ук Марат Батталов яңарак Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнгән. Игеннәрне тезмәгә салуда аның белән янәшә Евгений Денников, Вячеслав Потапов һәм Рифкать Солтангәрәев эшли. Иген суктыруда бертуган Риф һәм Флүр Латыйповлар, Илгиз Идрисов, Рафаил Сәлимгәрәев, Илгизәр Исхаков кебек исемнәре районга билгеле комбайнчылар катнаша.
Шунысы игътибарга лаек: “Заря” басу эшләрен тулысынча үз көче белән башкара. Ел саен машина-трактор паркы берничә яңа техника, инвентарь белән тулылана. Быел өр-яңа үзйөрешле чапкыч алганнар. Үз көче белән яшәүче, җирдә нык торучы менә шундый хуҗалыкларны күргәч, иртәгәсе көнгә ышаныч арта.


Рәүф ХӘКИМОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Әлшәй районы 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»