05.08.2014 - Авыл тормышы

Дәүләт хәстәрлеге анык нәтиҗәләр бирә

Соңгы дүрт ел республикада, башка бик күп тармаклардагы кебек үк, малтабарлык һәм фермерлык үсешендә дә яңа мөмкинлекләр һәм уңай нәтиҗәләр чоры буларак билгеләнде. Аңлашыла, бу очраклы түгел. Республика җитәкчесе Рөстәм Хәмитов тәүге эш көннәреннән үк тармак үсеше өчен уңай шартлар булдыруны, һәртөрле административ киртәләрне гамәлдән чыгаруны, властьның эшлекле кешеләргә йөз белән борылуын дәүләт сәясәтендә төп өстенлекләрнең берсе итеп билгеләде. Үз чиратында, әлеге сәясәт малтабарлык һәм фермерлык тармаклары үсешенә юнәлтелгән күпсанлы дәүләт программаларында, анык карарларда чагылыш тапты. Алар арасында иң соңгыларының берсе — алдагы чорда хуҗалыгында 200 баш савым сыеры асраучылар да Президент башлангычы белән җәелдерелгән “500 ферма” программасында катнашу мөмкинлеге алачак. Ягъни, моңа кадәр әлеге программага аягында ныклы басып торучы эре хуҗалыклар гына кушыла алса, хәзер аерым фермерлар да аңа кереп, дәүләт ярдәме белән терлекчелек куәтләрен ныгытачак. Шуңа да алдагы чорда сөт терлекчелегендә махсуслашкан куәтле фермер хуҗалыклары саны тагы да артыр, дияргә кирәк.

Хәер, Башкортстанда малтабарлык һәм фермерлык тармаклары үсешен дәртләндерүгә юнәлтелгән күләмле дәүләт сәясәтенең анык нәтиҗәләрен һәр хуҗалык мисалында күрергә мөмкин. Мәсәлән, Федоровка районындагы “Насыйров” крестьян-фермер хуҗалыгы да, 2003 елда оешкан булса да, ныклы үсеш баскычына һәм яңа җитештерү куәтләренә нәкъ соңгы берничә елда чыга. Хуҗалык җитәкчесе Булат Насыйров белдерүенчә, бүген алар 212 баш елкы малы асрый. Бу җәһәттән фермер хуҗалыгы соңгы чорда атлар санын елдан-ел арттыра бара һәм ахыр чиктә аларны 500 башка җиткерү максаты куеп эшли. Аңлашыла, әлеге максат анык бизнес-планга нигезләнә. Шул рәвешле Насыйровлар бөтен республиканы табигый шартларда җитештерелгән, экологик яктан чиста кымыз һәм иң дәрәҗәле табыннарның күрке булган казылык белән тәэмин итәргә ниятли. Әлегә исә хуҗалык Федоровка һәм Мәләвез районнарын гына үзләрендә җитештерелгән елкычылык продукциясе белән тәэмин итә ала. Тәүлегенә җитештерелгән 100 литр кымыз шунда ук сатып алынып бетә. Шуңа да яшь фермер бияләр санын әлеге 29дан күпкә арттыру теләге белән яна. Иң мөһиме — моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар.
— Көтүлекләребез 1,5 мең гектар мәйданны били. 500 гектарда мал азыгы культуралары үстерелә. Шуңа күрә азык базасына бәйле мәсьәлә безне борчымый. Атлар санын 500 башка җиткерү өчен ферма куәтләре дә җитәрлек. Күптән түгел кымыз җитештерү цехы да булдырдык. Ә инде бишәр бияне кертеп саву урынын күрше Татарстандагы алдынгы хуҗалык үрнәгендә эшләдек. Кыскасы, без бүген, чын мәгънәсендә, үзебез бер куәтле җитештерү комплексы, — ди хуҗалыгы белән таныштырып, Булат Салават улы.

Ахыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»