31.07.2014 - Авыл тормышы

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер

“Җәйге ялларны ничек күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә?” — дигән сорау бирсәң, Альмир белән Хәйдәр һич икеләнүсез: “Әлбәттә, хезмәттә!” — дип җавап кайтара.

“Җәйге ялларны ничек күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә?” — дигән сорау бирсәң, Альмир белән Хәйдәр һич икеләнүсез: “Әлбәттә, хезмәттә!” — дип җавап кайтара.
Бу уңганнар Дүртөйле районының Чишмә авылында яши. Өйдә әти-әниләренең уң кулы булып өйрәнгән егетләр туган хуҗалык­ларына да ярдәм итә икән. Хәйдәр Акмөхәммәтов инде икенче ел җәй буе терлекчелек тармагында эшли — бозаулар карый. Остазлары аңардан бик канәгать.
— Шулкадәрле булдыклы, һәр эшне җиренә җиткереп башкара, — дип мактап туя алмыйлар. Хәйдәргә ат белән арба да биреп куйганнар хәтта! Кыю егет атны җигә дә, “уртак тел” дә таба белә икән. Малкай аның артыннан ияреп йөрүенә исебез китеп карап тордык.
— Бишенче сыйныфтан бирле эшлим инде, — дип елмая Хәйдәр. — Шул рәвешле кесә чыгымнарыма акча табам.
Мәктәптә дә үсмер гел “яхшы” билге­ләренә генә өлгәшә. Энесе Илдар да, абыйсы үрнәгенә ияреп, каникулларының бер аен туган хуҗалыгында эшләүгә багышлаган. Ул көтү көткән.
Рәсемдәге икенче үсмер — Альмир Сәйфутьяров. Ул җәй буе ашлык амбарында хезмәт салган. Җыештыру, буяу, агарту — барлык эшләрдә дә катнашкан.
— Елның-елында мин биредә эшлим, — ди Альмир. — Хуҗалык идарәсе вәгъдә иткән күләмдә хезмәт хакы түли, ә ул аз түгел. Шулай булгач, нигә эшләмәскә? Олылар белән беррәттән сөенеп эшкә йөрибез.
Альмир киләчәген дә туган Чишмәсеннән, балачактан күңеленә якын булган басулардан башка күз алдына китерми. Шуңа быел, тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, Югары Яркәй авылында урнашкан училищега укырга кергән. Хыялы — механизатор һөнәрен үзләштереп, туган җирендә эшләү.
Мондый булдыклы егетләргә ни әйтәсең инде? Афәрин!


Миләүшә Латыйпова.
Дүртөйле районы


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»