30.07.2014 - Авыл тормышы

Уңганнарны эш куркытмый!

Быелгы җәйдә һава шартлары тотрыксыз торса да, эшне нәтиҗәле оештырган күпчелек хуҗалыклар ярыйсы ук мул күләмдә мал азыгы запасы туплауга иреште. Бу җәһәттән Федоровка районының “Очкын” җәмгыятендә дә җаваплы кампания июнь урталарында ук җәелдерелде һәм шуңа да хуҗалык куралары инде бүген үк эскерт-эскерт яшел печән, силос чокырлары сусыл масса белән тулган. 

— Җәмгысы 500 тонна печән, 1000 тонна — салам, 2000 тонна — сенаж һәм 4000 тонна силос туплау бурычы куелды. Мал азыгы культуралары 350 гектар мәйданда үстерелде. Печән хәзерләнеп бетте диярлек, башка юнәлешләрдә эш дәвам итә, — диде хуҗалыкта эшләр торышы белән таныштырып, “Очкын” җәмгыяте җитәкчесе Хәмзә Ишманов.
Без килгәндә хуҗалыкның алдынгы механизаторы Альберт Хәйбуллин озын километрларга сузылган люцерна басуында соңгы гектарларда калын тезмәләрдәге печәнне яңа “Беларус”ка тагылган пресс-җыйгычта рулоннарга төрә иде.
— Техника яңа булгач, эш карышмый. Шуңа да яңгырлар әледән-әле куркытып торуга карамастан, печән эшен иң кыска срокларда башкарып чыктык. Ферма янына кайтарып өелгән эскертләрне күреп, күңел шатлана, — ди бу уңайдан ике дистә елдан артык хуҗалыкта хезмәт салучы басу батыры.
Хәмзә Тәнзил улы белдерүенчә, Фән­зил Мәсәләмов та яшел уракта зур ныкышмалылык күрсәткән. Нәкъ ул җитәкләгән чапкыч агрегатның көйле эшләве нәтиҗәсендә, җаваплы чорда эштә өзеклеккә юл куелмаган. Хәзер инде хаклы ялдагы Әнвәр Хөснетдинов та кызу эш вакытында туган хуҗалыгы мәшә­катьләреннән читтә калмаган. Басудагы рулонга төрелгән печәнне техникага ул төяп озаткан.


Ахыры ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»