29.07.2014 - Авыл тормышы

Баллы авыл

Краснокама районы­ның Әри-Такталачык авылы олы юлдан ерак, яшәр өчен әллә ни кызыгырлык булмаса да, бал кортлары тотучы кешеләр өчен биредә хөррият. Шуңа да монда ике йортның берсендә диярлек умартачылык белән шөгыль­ләнәләр, кемдер үзе өчен генә бер-ике баш умарта тота, кемдер бу шөгыльне табыш чыганагы иткән. 

Миңшәях Әхмәтханов – тумышы белән шу­шы авылдан, утыз елга якын чит җирдә яшәгән, әмма олыгайгач туган якларына кайтырга булган. Күптән түгел генә йорт сатып алып, хуҗалыкны тергезгән, умарталар тота.
— Бу яктагы бал бик тәмле һәм чиста, шуңа да таныш-белеш, туган-тумача бик теләп, яратып ала, — ди ул. Миңшәях абый беренче балны суырткан да инде, нәтиҗәләрдән бик канәгать, елына күрә бал бик яхшы. Краснокама яклары юкәгә бик бай, ә Әри-Такталачык авылы янында алар аеруча күп үсә, җылы булмаганлыктан, умартачыларның бал өл­гермәс, дип борчылулары юкка булып чыккан, юкә балы мул.
Районда, республикадагы кебек үк, умартачылар саны елдан-ел арта. Ата-баба­ла­рыбызның борынгы кәсебе югалмавы, Миңшәях кебек өлкән буын умартачыларның үз осталыкларын яшьләргә өйрәтеп калуы сөенечле.


Гөлнара Гыйлемханова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»