26.07.2014 - Авыл тормышы

Эштә — батыр, бәйрәмдә — матур

Миякә районының “Нива” авыл хуҗалыгы кооперативы алдынгыларын һәр хезмәт бәйрәменең түрендә күрергә була.

Мондый хөрмәт — әлбәт-тә, фидакарь хезмәт нәтиҗә-се. Соңгы елларда хуҗалык терлекчелектә дә, игенче-лектә дә һәрвакыт алдын.

Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Александр Петров “Нива”ны җитәкләгәнче күп еллар мәк-тәптә эшли, үзен талантлы педагог итеп таныта. Аның педагоглык сәләтләре авыл хуҗалыгында да бик урынлы булып чыга. Халык белән эшли белүе өстенә, Александр Федорович авыл хуҗалыгын үсте-рүдә заманча алымнарны кыю куллана. Халыкның “Ашлаган җир ашатыр” дигән әйтемен күз уңында тотып, туфрак эшкәр-түдә барлык агротехник чараларны да җиренә җиткереп, тиешле вакытта башкаруны таләп итә. Бу тиз арада үз нәтиҗәләрен бирә — “Нива” иң югары уңыш алучы хуҗалык-лар исемлегенә керә. Терлек-челектә дә токым яхшыртмый торып, югары продукция алып булмаячагын тиз чамалый кичәге педагог. Районның зоотехния белгечләре белән ки-ңәшләшеп, гольштин токымы белән кушып яхшыртылган симменталь таналар сатып ала хуҗалыкка. Моның өчен дәүләт биргән ташламалы кредитлардан да оста файдаланалар. Берничә елдан талымсыз һәм шул ук вакытта югары продуктлы гольштин катыш симмен-тальләр 150 башка җиткерелә.
— Тәүге төркемне авылда уңганлыгы белән дан тоткан Лидия Капитоновага ышанып тапшырдык. Ул токымлы малны бала урынына багып, беренче бозауларны алды. Савымны көннән-көн арттыра барды. Хәзер һәр сыердан елына уртача 5 мең килограммнан артык сөт сава. Луиза Михайлова белән Ольга Гридина да аңар-дан бик калышмый. Әлбәттә, кызларыбызның уңышында мал караучы Георгий Иванов белән Фларит Фазлыйәхмәтовның да өлеше зур. Уртак тырышлык белән әлегә бик зур булмаган савым төркеме тотрыклы та-быш китерә, хуҗалыкка даими акча кертеп тора, — ди Александр Федорович.
“Нива” кебек тотрыклы та-быш алып эшләүче, алга ышаныч белән караучы күмәк хуҗалыклар һәр районда бар. Әйтик, күрше Әлшәй районында Наил Әминев чирек гасыр уңышлы җитәкләгән “Заря” колхозы күмәк хуҗалыкларның да яшәүгә хакы барлыгын үз мисалында ныклы исбатлап килә. Колхоз-совхозларны таркатудан, исем үзгәртүдән генә савым артмый, иген котырып үсми. Һәр очракта да, һәр дәвердә дә көчле хуҗалар һәм эш сөючән, оста куллы кешеләр уңышның нигезе булып кала. Юкка гына халык “Эштә батыр булсаң, табында матур булыр-сың!” димәгән.


Рәүф ХӘКИМОВ 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»