23.07.2014 - Авыл тормышы

Кылны кырыкка ярыр чак

“Мир” хуҗалыгының Корякино авылы янында урнашкан җәйге лагерьга кичке савымга барып төшкәндә биредә зур куаныч кичерәләр иде — яраткан сыерла-рының берсе бозаулаган. Исән-имин туган үгез бозау инде аягына басарга тырыша. Хисапчы-лаборант Зинаида Тимербаева белән комплекс җитәкчесе Олег Тимербаев яңа туган бозауны яшь маллар өчен әле яз айларында гына эшләп куелган бүлмәгә урнаштырды. “Соңлаган” бозаулар монда инде өчәү булып киткән. Аклы-каралы бәләкәчне яратып караганнан соң, савучылар Аля Бузырук, Валентина Павлихина, Любовь Исаева, Валя Субботина эшкә тотынды.

— Берсенә дә сүз тидерерлек тә, аерым мактарлык та түгел — алар барысы да уңган, җитез, җаваплы, — ди савучылар турында Зинаида. Чыннан да, уңганнар шул, кулларына күз иярми, сыерлар алмашына тора, суыткычка торбалар буйлап сөт өзлексез ага тора.
— Безнең монда 193 мал бар, шуларның 172се — савым сыерлары. Тәүлегенә һәр сыердан уртача 13 килограмм сөт савып алына. Сөтне Дүрт-өйлегә озатабыз, югары сортка — 22 сум, беренче сортка 16,5 сум түлиләр, — ди Зинаида Тимербаева. Әйткәндәй, күр-сәткечләр узган елдагыдан шактый арткан, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда савым 1,9 килограммга арткан. Малларга быел азык җитәрлек. Лагерьдан ерак түгел генә су эчерер өчен чокыр чокыдык, бер буа да бар. Көтүчеләрдән дә уңдык, Владимир Шилов та, Виталий Маров та үз эшләрен белеп эшли. Моторчыбыз Игорь Каирламанов җиһазларның төзеклеген карап-тикшереп кенә тора, — дип үз эшчеләрен мактый Олег Тимербаев.
Аның сүзләренә караганда, көз көне маллар кайтачак комплекста инде ремонт тәмам-ланып килә икән. Малларны җәйге лагерьга озаткач идән-нәрне алмаштырганнар, бинаны агартканнар.
— Алдан хәстәрләп куйга-ның яхшы. Быел җәй салкын, арытабан да шулай яңгырлы булса, малларны иртәрәк кайтарырга туры килер, маллар йончып бетсә, туасы бозауларга зыян килүе бар, — дип фикер йөртә Олег Максимович. Әлегә ул мал азыгы җитештерү хәстәрендә.
— Биш мең тонна сенаж планын үтәдек инде, бүген-иртәгә печән хәзерләүне тәмамлыйбыз, кукуруз гына торып калачак. Кырыкка ярылыр чак бит, көтүчеләрне генә ал, алар көне буе басуда, ә ихаталарында үзләренең дә малы бар. Шуңа ярдәм йөзеннән хезмәткәрләргә бишәр төргәк печән бирергә карар иттек. Бу яктан безнең рәискә сүз тидергесез, һәркемгә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, — ди ул.
“Мир” хуҗалыгы җитәкчесе Геннадий Баймурзин чыннан да эшнең һәр нечкәлеген аңлап, оештыру осталыгына ия рәис. Хуҗалыкның уңыш-лары, һичшиксез, аның тырышлыгына бәйле.
Гомумән, Краснокама районында сөт һәм ит җитештерү елдан-ел арта, агымдагы ел-ның алты аена ясаган йомгаклар буенча алга китү зур, аеруча “Алга” токымчылык заводы”, “Мир”, “Заря” хуҗалык-ларында күрсәткечләр югары.
…Ике сәгать дигәндә дүрт пар җитез кул һәрберсенә төшкән кырыктан артык сыерны савып, эшне бетереп тә куйды.
— Без матур итеп сөйли белмибез инде, эшли генә беләбез.Ә эшебездән канә-гатьбез. Мин фермада утыз елга якын эшлим. Хәзерге фермалар белән элеккеләр — җир белән күк арасы. Эш шартлары тудырыла, савымга машиналарда гына алып киләләр, хезмәт хакын түлиләр, шуңа савучылар да барлык тырышлыгын салып эшли, — дип озатып калды безне Зинаида Тимербаева.


Гөлнара Гыйлемханова.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»