23.07.2014 - Авыл тормышы

Игенченең хезмәт яме кырларыннан күренә

“Россия” хуҗалыгы Дүртөйле районында алдынгылар исәбендә. Аның эшчән, булдыклы халкы чәчүне дә елның-елында беренчеләрдән булып башлый, уракка да алдан төшә. Быел да шулай. Хуҗалык эшләре белән танышуны арыш басуыннан башладык.

Күз күреме җитмәс киңлек­ләрдә — тигез иген тезмәләре. Игенчеләрнең йөзләрендә — канәгать елмаю. Алар өчен ел җиңелдән килмәсә дә, уңыш мул булмакчы. Шул зур сөенеч инде көнне-төнгә ялгап, тир түккән авыл кешесенә.
— Иң уңганнарны истәлеккә рәсемгә төшереп алыйк әле, — дип токымчылык заводы рәисе Рәфил Гомәров фотоаппаратын “Mac Don” чапкычы каби­насыннан төшеп килүче Җәүдәт Вәлитовка төби. — Тиздән хуҗалыгыбыз эшчәннәренә багышланган махсус стена гәзите чыгарачакбыз.
Хезмәт кешесенең эшен күрә белү, данлау “Россия”дә беренче урынга куелган. Бу хакта контораны ямьләп торучы Мактау тактасы гына түгел, хуҗалык идарәсенең үз эш­чәннәре, ветераннары турында һәрдаим хәстәрлек күрүе дә ачык сөйли.
— Җәүдәт көненә 80 гектарлап арыш ура, — ди рәис. — Ышанычлы, тәҗрибәле ул. Нинди техникага утырса да сынатмый. Арышны урып бетергәч, борчакка кереп китәчәк. Аннан бодай, арпа басуларында эшләячәк. Кукуруз җитешкәч, “Полесье” комбайнына күчеп утырып, аны силоска салуда да катнашачак. Кышын — элек­трик.
Үзе турында сөйләргә яратмый дисәләр дә, Вәлитов эченә сыймас куанычы белән уртаклашмый түзә алмады: аның тату, ишле гаиләсе матур, иркен йорт төзеп бетереп килә икән.
— Күтәреп, түбәсен ябып куйдык инде, — ди ул. — Тәрә­зәләр куеп, газ кертсәк, өй туе үткәрергә була.
Иске Баеш авылын күркәм­ләндереп, могҗизалы рәвештә ай ярымда үсеп чыккан яңа урамда икән Вәлитовларның йорты. Монда 10 йорт берьюлы диярлек күтәрелгән. Хуҗалык идарәсе юлын да төзек­лән­дер­гән. Хәтта балалар өчен атынгычлары, матур утыргычлары булган уен мәйданчыгы да эшләгән.
— Әллә нинди могҗиза юк инде монда, — ди тыйнак кына Рәфил Нәҗип улы. — Без республикабызда гамәлгә ашырылучы “Йорт комплектлары” проектында актив катнашабыз. Аның кысаларында өй күтәрергә теләүче авыл эшчәненә 300 мең сумга якын акча бүленә. Төзелеш өчен кирәк агач материаллары барысы да кайтары­лып бирелә. Рәхәтләнеп эшлә генә!
Икенче чапкычка идарә итүче Кәүсәр Гыйлемхановның да күңеле көр.
— Хуҗалыгыбыз көчле, хезмәт хакыбыз югары, шуңа шатланып эшләп йөрибез, — ди ул. Яшьләр дә авылыбызда күпләп төпләнә. Рәиснең маркетинг буенча урынбасары булып эшләүче кызым Альмира да гаиләсе белән йорт салу эшенә тотынды. Балалары­бызның туган җиребездә гомер итүе безнең өчен, әлбәттә, зур куаныч. Олыгайган көнебездә терәк-таяныч була бит алар.
Яшьләр авылны үз итсен өчен “Россия” токымчылык ху­җалыгы, чынлап та зур көч түгә: йорт салучыларга һәртөрле ярдәм күрсәтә, юлларны төзек­ләндерә, мәдәният учагында оештырылган чараларның юмарт багучысы да. Күптән түгел үзешчән артистларга уен кораллары бүләк ителгән. Иске Баешта заман таләпләренә җавап бирүче бер түгел, ике спорт залы бар. Аларда төрле чаралар үтеп кенә тора. Кышын каток эшли. Балалар хоккей командасына махсус форма да алынган. Шундый шартлар тудырылгач, ник яшьләр авылда калмасын? Кала да, матур итеп яши дә! Бүген “Рос­сия” эшчәннәренең уртача яше 35тән артмый.
Ашлык җыюда хуҗалыкның биш комбайны катнаша. Аларның штурвалы да ышанычлы кулларда. Фидус Гәрәев, Ранус һәм Ринат Әхмәдул­линнар, Рәүф Хәсәнов, Илдар Сәрвәров өр-яңа басу кораб­ларында “йөзә”, чөнки хуҗалык ел саен 20 миллион сумнан да ким булмаган суммага техника алып тора. Быел, мәсәлән, “Полесье” комбайны кайтартканнар, былтыр “ KLAAS” тракторы, төягеч сатып алганнар.
— Арыш — 750 гектар, уҗым бодае — 550, борчак — 600, сабанашлык — 500, арпа 600 гектар мәйданда игелә. Уңышны үз көчебез белән генә җыеп алырга ниятлибез. Югалтуларга юл куелмаячак, — ди әңгәмәбез ахырында Рәфил Нәҗип улы.
Әйтә икән — эшли. Рәфил Гомәров шундыйлардан. Һәр сүзе, һәр хәрәкәтеннән үз көченә ышанган абруйлы җитәкче икәнлеге күренеп торган тын­гысыз рәискә, россиялеләргә күркәм башлангычларында уңыш юлдаш булсын.

Дүртөйле районы. 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»