22.07.2014 - Авыл тормышы

“Урада”да заманча эшлиләр

Яңавыл районы хуҗалыкларында терлекчелек продукциясе җитештереп табышлы яшәүгә исәп тоталар. Шуңа күрә быел да алар һәр баш малга 33 центнер азык туплауны максат итеп куйган. Моның өчен район буенча 50800 тонна — сенаж, 12400 тонна — печән, 60 мең тоннага якын силос хәзерләү таләп ителә. Әлеге сенаж салу байтак хуҗалыкларда тәмамлану алдында, көннәр аязаю белән печән хәзерләү дә югары темп алды. Хәзер мал азыгын кайгыртуда кул көче куллану юк. Хуҗалыкларның һәрберсендә чабу, киптерү, рулоннарга төреп ташып өеп кую звеноларын үз эченә алган комплекслар эшли, җитәрлек кадәр техникасы да булдырылган.

Рәфыйк Гәрәев җитәкләгән “Урада” җәмгыятендә шушы көннәрдә сенаж салу тәмамлану алдында. Монда аны кузаклы күпьеллык үләннәрдән салдылар һәм быел өч мең тоннага җиткерделәр. Әзер мал азыгында аксым, шикәр һәм башка матдәләрен югалтмыйча саклансын өчен яшел массаны чокырларга тутырганда сенаж салу технологиясе таләпләре тулысынча үтәлә, консервантлар кулланыла. Көннәр аязыту белән таләп ителгән мең тонна печәнне хәзер-ләү дә башланды һәм бер өлеше саклагычларга өеп тә куелды. Бу эшләрне башкару тулысынча механикалаштырылган. Сенаж салуга нибары җиде кеше җәлеп ителгән. Яшел масса чабуда Фәрит Хөсәенов, аны тезмәләрдән алып кистереп төяүдә “Полесье” комбайнчысы Илгиз Галәветдинов, ташучылар Айрат Хәбибуллин, Илгиз Исламов, Әнфир Муллаяров, чокырда тыгызлап торучылар Камил Гәрәев, Шамил Җиһангиров үз алларына куелган бурычны төгәл үти.
“Урада” — токымчылык статусы ал-ган җәмгыять. Монда сөт җитештерүдә җәйге һәм кышкы чорлар юк, ел әйлә-нәсенә бертигез бара. Әлеге вакытта алар кулланучыларга көн саен дүрт тон-на югары сортлы сөт озата. Директор Рәфыйк Рәшит улы әйтүенчә, малларны көтүлектә йөртеп кенә мул продукция алып булмый. Өстәмә тукландыру да бар — көнбагыш түбе дә бирәләр.
Әлбәттә, кышка әзерлек барышы мал азыгы туплау белән генә тәмамланмый. Җәмгыятьтә абзарларга ремонт үткәрү-не төгәлләгәннәр. Хәзер монда яңа технологияләр куллану исәбенә ел саен ремонтка күп көч һәм чыгымнар түгүдән читләшкәннәр. Мәсәлән, гадәттәгечә мал астын ике елга бер алыштырасылары юк — заманча материаллар кулланып җылы идән ясаганнар. Быел ферма ихатасына да бетон плитәләр түшиләр, яңа силос чокыры төзиләр. Күренүенчә, зур чыгымнар таләп иткән эшләрдән курыкмыйлар монда, чөнки тәҗрибәле җитәк-че мул продукция алу исәбенә аларның табыш булып кайтачагын яхшы аңлый. Узган елда һәр сыердан савым 5100 килограммнан артып киткәнлеге моңа ачык дәлил.


Марат Зыятдинов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Яңавыл районы


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»