22.07.2014 - Авыл тормышы

Ата-баба тәрбиясе җимеш бирә

Шаран районындагы Сакты авылы фермеры Сергей Актимеров белән сөйләшкәндә мин шуны күңелемә салып куйдым: ир уртасына яңа җитеп килүенә карамастан, ул җирдә үзаллы эшләүдә зур тәҗрибә туплап өлгергән.

— 18 яшемнән, ягъни 1993 елдан бирле фермерлык белән шөгыльләнәм, — диде ул. — Тәүдә әтием, совхоз дәверендә “корыч ат”та туган кырларда буразналар ярган Исламгул Акбатыр улы белән бергә эш­ләдек. Ул мине җир кадерен белергә, иген игү һөнәренә өйрәтте. Башта 30 гектар җиребез бар иде, бөртекле культуралар үстерүдән тыш, шул мәйданның бер өлешен чабынлык итеп тә фай­да­ландык.
Инде үз көченә нык ышанган авыл эшкуары ике ел элек үзенең агробизнесын бермә-бер киңәйткән. Ул банкротлыкка төшкән элекке “Сакты” муниципаль авыл хуҗалыгы пред­приятиесенең мөлкәтен сатып алган. Хәзер инде аның мәйданнары 800 гектар тирәсе.
— Кыска гына вакыт эчендә “Актимеров” крестьян-фермер хуҗалыгында күп уңай үз­гәрешләр булды, — ди Шаран районының Мәгълүмат-кон­сультация үзәге директоры Альберт Минлин. — Әгәр элекке предприятиедән 30 баш терлек калган булса, бүген Сактыдагы фермада 150 баш сыер малы асрала. Көтүне ишәйткәч, хуҗалыкта продукция җи­тештерү дә сизелерлек артты.

Давамы ПДФ-версияда


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»