19.07.2014 - Авыл тормышы

Өметләр аклансын, ашлык мул булсын

Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Әгъләм Хөснетдинов “Боҗыр” кооперативын 14 елга якын җитәкли. Һәр сүзен үлчәп, анык дәлилләр китереп сөйләүче рәис әңгәмәбезнең беренче минутларында ук ихтирам уятты. Басучылык булсынмы, терлекчелекме, ниһаять, дөнья сәясәтеме — барысына да бай тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән үз карашы, үлчәме бар аның.

— Хуҗалыгыбызда исем-шәрифләре татарча булган сирәк кешеләрдән мин, — ди шаяру катыш Әгъләм Хөснетдинов. — Районыбызда урыс, чуваш, мордва, башкорт — барлыгы ике дистәгә якын милләт вәкилләре тату гомер итә. “Боҗыр”да исә күбесе — керәшен татарлары.
“Боҗыр” авыл хуҗалыгы кооперативы — тотрыклылар исәбендә. 6200 гектардан артык мәйданнарны били, шуның 5312 гектары — сөренте җирләр. Уҗым культуралары үстерүгә зур игътибар бирелә. Ел да аларны 1200 гектардан ким чәчмиләр. Хуҗалык Бакалы сорт участогы белән тыгыз элемтәдә эшли. Участок кооперативны өметле сортлар белән тәэмин итсә, боҗыр­лылар хезмәттәш­ләренең җирләрен эшкәртә, кирәкле күләмдә ашламасын да кертә. Өметле орлыкны тиз арада үз биләмәләрендә үрчетеп, чәчү әйләнешенә кертә­ләр, башка хуҗалыкларга сатып, файдасын кү­рәләр. Бигрәк тә арыш һәм бодай гибриды булган тритикалега ихтыяҗ зур икән. Шул ук максатта арышның “Кунакбаев истәлегенә”, “Чулпан-7” сортлары 600дән артык гектар мәйданда үстерелә.
— Безнең район җирләре уңдырышлылар исәбенә керми, — ди Әгъләм Әнгам улы. — Соры урман туфрагында (бездә нәкъ шундый) гумус 2,7-2,8 проценттан артмый. Чагыштыру өчен шуны әйтү дә җитә: кара туфракта бу күрсәткеч 7 проценттан күбрәк. Шуңа күрә бездән басуларыбызны күбрәк ашлау таләп ителә. Язгы чәчү вакытында бер гектарга бер центнер күләмендә — катлаулы ашлама, тукландырганда янә шулкадәр азот кертәбез.
Сенаж, силос салуны уңышлы гына тәмамлап килә “Боҗыр” эшчәннәре. Урып-җыю чорына да тулы әзерлек белән килделәр. Үзләренең 4 комбайны бар, “Үзәк” машина-технологик стан­циясе белән дә килешү төзеп куйганнар.

Давамы ПДФ-версияда 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»