17.07.2014 - Авыл тормышы

Мул уңыш өлгерде

Миякә районының “Нива” хуҗалыгы республикада беренчеләрдән булып уракка төште


Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Александр Петров җитәкләгән әлеге кооператив Миякә районында үзенчәлекле маякка тиң. Башлыча эшкә чәмлеләр яшәгән Кожай-Семеновкадагы күмәк хуҗалык совет чорындагы колхоз­лар­ның иң уңай якларын саклап калган. Кожайлылар — һәр эштә алдынгылар сафында. Соңгы елларда районда ниндидер зур тантана үткәрелеп, аның түренә “Нива” вәкилләренең күтәрелми калганы юк. Миякәлеләр, тер­лекчелектә булсынмы, кырчылыктамы, “Нива”га йөз тотып эшли.

— Быелгы урып-җыю кампаниясен дә шушы алдынгы хуҗалыктагы семинар-киңәшмәдән башлыйбыз, чөнки монда эш һәрвакыт үрнәкле оештырыла, сабак алырлык яңалыклар да күп була, — ди Миякә районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Галәнур Сатыев.
— Узган атнада ук басуларны урак башлауга хәзерләдек — тирә-якларын чабып, тазартып куйдык. Ел саен берничә өр-яңа техника сатып алабыз. Чапкычларыбыз да, ургычлар да җитәрлек хәзер. Соңгы ике елда алынган модернизацияләнгән дүрт “Нива-Эффект” комбайны бар. Аларда тәҗрибәле комбайнчылар Юрий Филипов белән Валерий Леонтьев, яшь механизаторлар Александр Михайлов белән Александр Марков эшли. Шуңа күрә быел инде урып-җыюны тулысынча үз көчебез белән башкарып чыгачакбыз, — ди үз көченә ышанган, һәр сүзеннән, һәр адымыннан эшлеклелек бөркелеп торган Александр Федорович.
Хәер, күпчелекне чувашлар тәшкил иткән әлеге хуҗалык күпмилләтлелеге, милләтләр татулыгы буенча да үрнәкле. “Нива”га татар-башкортлар яшәгән Кече Гайнә, Атруб-Балгаҗы кебек бәләкәй авыллар да керә, елдан-ел ныграк аягына баса баручы хуҗалыкка миякәтамаклылар да өмет белән бага, чөнки алар кайчандыр кожайлылар белән бер зур, бай хуҗалык булып яшәгән.
— Армиядән соң тормышымны авыл белән бәйләргә булдым — миңа монда барысы да якын, кадерле, — ди Атруб-Балгаҗыда үскән, былтыр гына Башкортстан дәүләт аграр универ­ситетын тәмамлаган Әнвәр Сол­танбәков.
Яшь дип тормаганнар, 25 яшьлек Әнвәр Рөстәм улын быелгы язгы чәчү чорында ук баш агроном итеп тәгаенләгәннәр.
— Безнең Әнвәр белән уртак тел табу җиңел — ул хуҗалыкта эшләүче һәр милләт кешесенең телен белә, чувашча да, татарча да, урысча да, хәтта үзбәкчә дә бер дәрәҗәдә оста сөйләшә! — ди 2нче комплекслы бригада бригадиры Владимир Шурков.
Баш агрономның сүзләренә караганда, урып-җыю эшләре 4 мең гектардан артык мәйданда башкарылачак. Ике мең гектардан артык бөртеклеләрдән кимендә 20 центнер уртача уңыш көтелә. Хуҗалык корылыктан шактый зыян күргән, әмма агротехник чараларның тиешле дәрәҗәдә башкарылуы нәтиҗәсендә басулар тук башаклар белән куандыра. Бигрәк тә техник культуралар, карабодай мул уңыш вәгъдә итә. Ә инде иртә өлгерүче культуралар уңышын монда август башына ук җыеп алырга исәп тоталар.


Рәүф ХӘКИМОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»