15.07.2014 - Авыл тормышы

Сөтле сыер акча китерә

Благовар районында, шәхси һәм фермер хуҗалыкларында 3 мең баш савым сыеры асрала, бу шәхси секторның сөт җитештерүдә мөмкинлекләре зур булуы турында сөйли. Шуңа да аны нәтиҗәле файдалану максатында шәхси хуҗалыклардан сөт җыюны оештыруга җитди игътибар бирелә. 

Авыл икътисадында мөһим урын тоткан бу эш белән төбәктә шәхси малтабар Дамир Раскулов 14 ел шөгыльләнә. Район авылларында җыелган сөт Кү-чәрбайда урнашкан кабул итү пунктына китерелә, биредә беренчел эшкәртү үткәннән соң продукция республиканың сөт-май комбинатларына озатыла.
— Быелгы сөт җыю чорын мартта ук башладык, бу үткән елдагыдан иртәрәк булды, чөнки халык шуны таләп итте, — ди Дамир Әнвәр улы. — Гомумән, аерым төбәкләрдә халык сөт тапшыруда аеруча активлык күрсәтә, чөнки күп урында шәхси ихаталар — төп керем чыганагы. Сөт сатып кына көн күрүче авыллар бар. Быелгы чорның янә бер үзенчәлеге — сөт тапшыручылар саны берникадәр кимесә дә, җыелган продукция күләме былтыргыдан күбрәк. Моны шуның белән аңлатырга мөмкин — сөт тапшыручыга эре крестьян-фермер ху-җалыклары кушылды, аларның һәр-кайсы 100 баш савым сыеры тота.
Дамир Раскулов Әнис Йосыпов, Айрат Вәлиәхмәтов, Илдус Харрасов кебек фермерларны билгеләп үтте. Алар сөт терлекчелеген үстерүгә юнә-леш алган, һәм бу үз нәтиҗәләрен бирә.
Июнь уртасына Благовар районында, мәсәлән, 220 тонна сөт җыел-ган, бу былтыргы чордан 30 тоннага диярлек күбрәк. Сөт җыючылар арасында Былышлы авыл биләмә-сеннән Фәүзи Байназаров алдынгылыкны бирми, ул һәр көнне 13 центнер продукция җыеп тапшыра. Әйткәндәй, былтыргы чорда аның күрсәткече 8 центнер гына булган. Сынташтамактан Нәсимә Гайсина да нәтиҗәле эшли, ул һәр көнне 5-6 центнер продукция җыя.
— Районда халыктан сөт җыючы-лар арасында Каргалыбаш авылыннан Тәнзилә Арсланованы иң тәҗрибәле-ләрнең берсе, дип билгеләргә мөмкин.
— Районның төпкел төбәгендә урнашкан безнең авылда халык электән малны күпләп асрады, — ди Тәнзилә Тухтай кызы. — Сөт җыярга тәкъдим иткәч, каршы килмәдем, чөнки без дә ишле мал тотабыз, сөт артып кала, аны тапшырып акча эшләргә мөмкин бит.
Артык зур булмаган Каргалыбашта кырыклап ихатадан сөт тапшыралар. Алар арасыннан Тәслимә Яфаева, Ләйсән Сөләйманова, Нурия Илмурзина гаиләләрен иң активлар дип билгеләде Тәнзилә. Аларның һәркайсы көн дә 50-60 килограмм сөт сата, шул рәвешле бер айга керемнәре 15 мең сум тәшкил итәргә мөмкин. Бу җәһәттән Арслановлар гаиләсе дә калышмый, шул ук кү-ләмдә сөт тапшыра. Маллары исә абзар тулы — биш сыер, симертүгә куелган үгезләр, йөзләп кош-корт. Гаилә башлыгы Ринат быел биләмәгә җир алган, димәк, малларга азык булачак.
— Авылда хәзер шәхси ихатага гына исәп тоталар, — ди Тәнзилә Арсланова. — Балаларны укыту өчен акча кирәк, ул зур тырышлык белән табыла. Менә мин үзем иртәнге сәгать җидедә аяк өстендә. Сөтне җәмәгатем белән җыябыз, аннары йорт мәшәкатьләре башлана.
Тәнзилә Арсланова үткән ел нәти-җәләре буенча районның иң яхшы сөт җыючысы булып танылган иде. Быел да көненә 6-7 центнер сөт җыеп тапшыра.
Һава шартларының уңайлы килү-енә бәйле, быел сөт муллыгы нык си-зелә. Күчәрбай сөт кабул итү пунктына һәр көнне 10 тоннага якын продукция китерелә. Аны эшкәртү, кулланучыларга сыйфатлы продукция озату бурычын биредәге хезмәткәрләр намуслы башкара. Сөт ташучы шоферлар Фәрит Гайсин, Флүр Шәйбаков эштә өзеклеккә юл куймый.
Дамир Раскуловны районда ышанычлы малтабар буларак беләләр. Тапшырылган сөт өчен исәпләшүдә тоткарлыклар булганы юк. Сөт җыю чорының дүрт аенда Благовар районында гына халыкка 2 миллион сум акча түләнгән. Бу җәһәттән шуны да билгеләргә кирәк, малтабар Чакмагыш һәм Кушнаренко районнары авылла-рының бер өлешен дә хезмәтләндерә. Алардагы сөт тапшыручылар продукция өчен шул ук күләмдә акча алган. Җәм-гысы исә өч район халкына һәм фермерларга 4 миллион 800 мең сум түләнгән.
Соңгы елларда авылларда сөт җыюны оештыру икътисадның үзал-лы тармагына әверелде. Шушы чорда сөт базарының үз кануннары формалашкан. Урындагы хакимиятләр сөт тапшы-руның халык өчен шактый отышлы булуын яхшы белә. Әмма шуңа да карамастан, шәхси хуҗалыклардан сөт җыюны оештыруга артык мәшәкать итеп тә караучылар табыла. Благовар районында, мәсәлән, сөт җыю нибары биш авыл биләмәсендә генә оештырылган. Сүз дә юк, соңгы елларда шәхси секторда маллар саны сизелерлек кимеде. Әмма һәр авылда бүген дә сыер асраучылар җитәрлек. Сөт җыюны тиешле дәрәҗәдә оештырганда, халык-ның кереме дә, бюджетларга түләүләр дә артыр иде.


Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Благовар районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»