15.07.2014 - Авыл тормышы

Аты барның канаты бар

Дәүләкән районындагы Дим елгасы буена сыенып утырган Яңа Яппар авылы күптән үзенең киң яланнарда утлап йөргән елкы көтүләре, сихәтле кымыз ясау осталары белән дан тота. Хәзерге көндә дә монда күпләр шул эш белән ныклап шөгыльләнә. Алар арасыннан Сания һәм Илгиз Нигъмәтуллиннарны районнан читтә дә яхшы беләләр. Чөнки алар үзләре җитештергән милли эчемлекне Чишмә якларындагы, Уфадагы күп кенә сәүдә нокталарында саталар. 

— Элек мин колхозда ветврач булып эшләдем. Тирә-яктагы кешеләр безгә килеп кымыз эчә торган иде, — ди Илгиз Равил улы. — Әниемнең оста кымызчы дигән даны бар иде. Без шифалы эчемлекне бәләкәйдән тәмләп үстек, шуңа да аның кадерен яхшы беләбез. Әнием киленнәренә дә кы-мыз ясау серләрен өйрәтте. Җирдә үзаллы хуҗалык итүгә күчкәч, хатыным белән бу эшне дәвам итәргә булдык. Башта үзебезнең бер бияне сава идек. Крестьян-фермер хуҗалыгы оештыргач, акчасын табып, елкы көтүен ишәйттек. Баймак районыннан башкорт токымлы атлар алып кайттык. Хәзер инде авылга килгән кунаклар безнең елкы фермасын һәм андагы кымыз цехын күреп китәргә, яңа савылган сөттән әзерләнгән шифалы эчемлекне тәмләп карарга тырыша.
Бүген Нигъмәтуллиннарның хуҗалыгында 120 башка якын елкы малы асрала. Быел 42 баш колын алганнар. Әл-бәттә, аларның төп хәстәрлеге продукцияне күбрәк җитеш-терүгә, аны базарга чыгарып сатуга юнәлтелгән. Былтыргы сезонда 34 бия бәйләсәләр, быел инде аларның санын 47 башка җиткергәннәр. Әле авыл эшкуарлары көненә 150 литр шифалы эчемлек җитештерә.
— Безнең бу шөгыль күптән җайга салынган, — ди хуҗа. — Бияләрне көненә дүрт тапкыр савабыз. Тормыш иптәшем Сания андагы эшне оештыра. Авылдагы хатын-кызлар савучы булып безнең фермага эшкә килергә атлыгып тора. Үзләре өчен уңайлы график төзеделәр. 15 көн икәүләшеп бергә эшлиләр, шуннан аларны иптәшләре алыштыра. Эш хакы 10 мең сумнан ким түгел. Без савучыларга җәй печәнен дә үзебез хәзерләп бирәбез, яшел рулоннарны ихаталарына илтеп бушатабыз. Шуңа фермага зур теләк белән йөриләр. Эшнең уңышында көтүчеләрнең роле зур. Вадим Шәйхетди-нов безнең хуҗалыкта инде 10 ел эшли. Икенче көтүчебез Илнур Насыйбуллинның да елкы малын тәрбияләүдә тәҗ-рибәсе зур. Фермадагы башка эшләрдән дә тартынып тормагач, аларның хезмәт хакы 18-20 мең сумга барып баса. Белүемчә, якын-тирәдә андый акча түләгән кеше дә юк.
Кулыбызга сертификат алып эшләгәч, кымызны сатуда бернинди проблема да юк. Аның тәмен һәм файдасын белгән кешеләр җәй сәламәтлекләрен ныгыту өчен күбрәк эчеп калырга тырыша. Өйдән дә килеп алалар, илтеп тә бирәбез. Мул җитештерсәк тә, артып калганы юк. Мин ит сәүдәсе белән дә шөгыльләнәм. Дәүләкән, Чишмә һәм Уфадагы күп кенә кибетләр белән килешү нигезендә эшлим, “Газель” йөк автомашинасында үзем аларны әйләнеп чыгам. Кымыздан тыш, без әзерләгән казылык та яхшы үтә. Яхшы сыйфатлы булгач, башкаланың күп оешмаларында алдан ук шалтыратып безне көтеп алалар. Кымыз җитештерү хуҗалыкка әйбәт табыш китерә. Елкы асрау бит артык күп чыгымнар таләп итми. Атлар җәй көне җәйләүдә йөри, аларга фураж ашатасы да түгел, чөнки Дим буендагы тугайларда туклыклы яшел азык җитәрлек. Шуңа җәйге муллыкта үзкыйммәт тә түбән килеп чыга.
Елкычылык һәм кымызчылык буенча махсуслашкан хуҗалыкның 300 гектар җире бар. Булдыклы фермерның табигать шартлары уңайсызрак килгән елларда да уңышсыз калганы юк. Чөнки чәчү мәй-данының өчтән бер өлешендә диярлек уҗым культуралары үстерә. Шуннан солының отышлы сортына басу түреннән урын бирә, калган яланнарны инде чабынлык итеп файдалана.
Ә басучылыкта алдынгы технологияләрне киң куллану өчен Яңа Яппардагы крестьян-фермер хуҗа-лыгының техник мөмкинлекләре яхшы. Былтыр гына яңа модификацияләнгән “Нива” комбайны, печән чапкыч, туфрак эшкәртү өчен чит илдә чыгарылган БДМ агрегаты алганнар. Быел исә 1 миллион сум кредит акчасына яңа “КамАЗ” кайтарганнар. Хәзер инде шул бурычларын да банкка түләп бетереп киләләр.
— “Беларус” тракторларын алдан ук яңарткан идек, — ди фермер. — Печәнне дә яңа техника ярдәмендә хәзерлибез. Чабылган үләнне яшел рулоннарга төрүче пресс-җыйгыч безне җәй күп мәшәкатьләрдән коткара. Хәзер авыл кеше-ләренең печәнен дә без чабып бирәбез. “Нива” комбайны белән былтыр күрше фермерларга да ярдәм күрсәттек.
Хуҗалыкны үстерүдә мондый уңышларга Нигъмәтуллин-нар, нигездә, үз көчләре белән ирешкән. Хөкүмәттән алар бернинди грант та алмаган. Аларга башкорт токымлы атлар асраганга әле бераз субсидия гына бирәләр. Илгиз телгә алуынча, бюджеттан күрсәтелгән шушы финанс ярдәме 20 мең сумнан да артмый. Шул акча нәрсәгә генә җитсен инде? Кымыз җитештергән өчен дотация бирүне дә хөкүмәт күптән туктаткан. Хәер, хәлле фермерның бүген моңа бер хәҗәте дә юктыр.
Эшкуарлыкның авыр йөген Нигъмәтуллиннар үз иңнәренә бердәй салып тарта. Бүген крестьян-фермер хуҗалыгын Сания Әнүр кызы җитәкли. Ул элек колхозда бухгалтер булып эшләгән икән, шуңа көндәлек хәстәрлекләрдән тыш үз ху-җалыгында бөтен язу-сызу эшен ул алып бара. Уңган хуҗабикә елкы фермасында башкалар белән беррәттән бияләрен дә сава. Кымыз ясау да аның хәстәрендә.
Хәзер инде зур гына хуҗалыктагы эшләрдә аларга балалары да ярдәмләшә. Десант гаскәрләрендә хезмәт итеп кайткан, быел Уфа автотранспорт колледжын тәмамлаган уллары Илшат әтисенең төп терәгенә әйләнгән. Техниканы биш бармагы кебек белгән егет бер эштә дә сынатмый. Аеруча “яшел урак”та аның ярдәме зур. Илшат махсус урта һөнәри белем алу белән генә чикләнеп калырга теләмәгән. Көзен ул Башкортстан дәүләт аграр университетының механика факультетына 3нче курска укырга барачак. Ә аның апасы Розалия алдагы ел авиация техник университетын бетереп, дипломлы белгеч булып чыгачак. Тату гаиләдә иң кече бала — Айгүзәл быел 8нче сыйныфны “4” һәм “5” билгеләренә генә тәмамла-ган.
Яңа Яппардагы “кымыз иле”ндә булу, уңганлыклары белән алдырган Нигъмәтуллиннар белән танышу бездә яхшы тәэссоратлар калдырды. Нәкь алар үзләренең аграр бизнестагы уңышлары белән авыл тормышына яңа кот һәм ямь өсти дә инде.



Мидхәт Шәрипов.
Дәүләкән районы


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»