15.07.2014 - Авыл тормышы

Юлларыбыз такыр, тормышыбыз матур булсын!

“Май чүлмәге тышыннан билгеле” дигән тирән мәгъ­нәле әйтем бар. Әлеге сүз­ләрне күз уңында тотканда районнардагы тәртипне алардагы юллар торышы ап-ачык күрсәтә дип әй­тер­гә була. Бу уңайдан Биш­бүләк юллары тоташ районга карата бары тик ихтирам гына уята. Приют яклап килеп керәсеңме, яисә Аксен һәм Миякә яклапмы, Бишбүләк кәефне төшерми. Киресенчә, мондагы юл­лар­ның һәрчак караулы бу­луын күреп, сөенеп куя­сың. Моның өчен, әлбәттә, тәү чиратта, шушы районның таләпчән һәм тынгысыз башлыгы Наил Гатауллинны, “Башкирдавтодор”га караган Бишбүләк юл төзү һәм ремонтлау идарә­сен ике дистә елга якын уңыш­лы җитәкләүче, Башкорт­станның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рәмзил Нуриәхмәтов­ны олы рәхмәт белән телгә алырга кирәк.

— Безнең карамакта 160 чакрым республика һәм район әһәмиятендәге юллар. Шактый өлеше асфальт белән капланган, әлегә күпчелекне тәшкил иткән таш юлларны да яхшы хәлдә тотарга тырышабыз. Ел саен планда каралган ремонт эшләре башкарыла, аерым участокларга асфальт түшәлә. Бу елның беренче яртысында гына да 71,8 миллион сумлык юл эшләре башкарылды, узган елның шул ук чорына карата 111 процент. Ел ахырына бу күрсәткечләр тагын да югарырак булачак — юлларыбызда 140-145 миллион сумлык төрле эшләр башкарырга ниятлибез, — ди Рәмзил Габделхәй улы, үзе җитәкләгән зур гына коллектив белән таныштырып.
Юл төзү һәм ремонтлау өчен иң кулай булган җәйге сезонда монда йөзгә якын кеше эшли. Унлап бригада бүген асфальт түшәү, таш салу, техник базаны кышкы чорга әзерләү, махсус юл машиналарын планлы рәвештә ре­монтлау белән мәшгуль. Бишбүләктәге асфальт заводы тулы куәтенә эшли. Һәрхәлдә, заводның алыштыргысыз операторы Галина Игнатьеваны без фотога төшерү өчен дә эш урыныннан аера алмадык.
“К-700” тракторчысы Юрий Тимофеев та күп еллар асфальт заводы белән бәйле, аның бурычы — өзлексез эшләүче корылманы тиешле чимал белән тәэмин итеп тору. “КамАЗ”ларда асфальт та­шучылар Фәрит Галләмов белән Раил Кәримовны да монда бары тик мактап кына телгә алалар.
Бишбүләкнең үзендә Баз­лык юнәлешен асфальтлаучы бригаданы юл мастеры Зөлфәт Сабахов җитәкли. Ул грейдерчы Валерий Петров, тыгызлаучы Сергей Фомин, сезонлы юл эшчеләре Александр Тимофеев белән Илнур Хәйретдинов­ларның яхшы эшләвен билгели.
Бишбүләкнең эшкә чәмле халкы көннән-көн матуррак яши. Якташларының тормы­шын ямьләүгә юлчылар үзлә­ре­нең тоемлы өлешен кертә.


Рәүф ХӘКИМОВ 

 


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»