10.07.2014 - Авыл тормышы

Эшләр бихисап, ниятләр зурдан

   Шәяхмәт Шәйбәков, Искәндәр Авзалов, Фәрит Шәйхетдинов, Рәшит Сәетгәрәев, Исмәгыйль Фәтхелисламов, Рузиль Шаһиев, Халит Рахманов. Шәяхмәт Шәйбәков, Искәндәр Авзалов, Фәрит Шәйхетдинов, Рәшит Сәетгәрәев, Исмәгыйль Фәтхелисламов, Рузиль Шаһиев, Халит Рахманов.Быел җәй җылылыкка саран. Еламсырарга торган болытлар да баш өстендә еш әйләнә. Шуңа авыл халкы кышка җитәрлек күләмдә мал азыгы әзерләп калу өчен кояшлы көннең һәр минутын файдаланырга тырыша.

Илеш районының Куйбышев исе-мендәге хуҗалыгында бу җәһәттән эш яхшы оештырылган. Әлеге вакытта халык телендә “Чияле болынлыгы” дип йөртелгән мәйданда люцерна чабу дәвам итә.

— Печән, махсус техника ярдәмендә  тыгызланып, рулоннарга төрелә, аннан ферманың мал азыгы ихатасына ташылып өелә, — дип сөйли рәис урынбасары Искәндәр Авзалов. — Егет-ләребез тырышып, күңел биреп эшли. Рузиль Шаһиев “Полесье” белән көн дә кимендә 50 гектар мәйданны чаба. Өч пресслау җайланмасы бар. Аларның һәрберсе көненә җидешәр центнерлы 50-60 төргәк печән бәйли. Фәрит Шәйхетдинов печәнне төяп җибәрә, ә Халит Рахманов “КамАЗ” белән ферма ихатасына ташый. Мал азыгын яхшылап өю Айрат Мортазинга йөкләтелгән.

Печән әзерләү белән беррәттән хуҗалыкта сенаж салу бара. Бу эш белән “Дон-680” комбайннарында Исмәгыйль Фәтхелисламов белән Роберт Самматов шөгыльләнә. Алты йөк машинасы кемузардан яшел массаны басудан ферма янына ташый, ә тәҗрибәле механизатор Разин Шаһиев аны таптатып махсус базга тутыра. Бер сүз белән әйткәндә, хуҗалыкта эш гөрләп тора. Сенаж салу өчен 4әр мең тонна сыйдырышлы ике яңа баз да булдырган куйбышевлылар.

Шунысы куанычлы: хуҗалыкта тәҗрибәле игенчеләр, терлекчеләр белән беррәттән, яшь кадрлар да  бар. Әйткәндәй, рәис урынбасары Искәндәр Авзалов та яшьләр даирәсеннән. Түбән Череккүл авылы егете, югары уку йортын тәмамлагач, бәхет эзләп, чит җирләргә юлланмаган, ә туган авылына кайтып эш башлаган.  Хәзер инде ул биредә күптән үз кешегә әверелгән. Киләчәген дә туган басуларыннан, яраткан һөнәреннән башка күз алдына китермәвен үз йортын тергезә башлавыннан да аңлап була. Алда торган бихисап эшләр турында канатланып, дәртләнеп сөйли ул.

— Яхшы сортлы үсемлек мәйдан-нарын арттырып, киләчәктә орлыкчылык белән ныклап шөгыльләнүче хуҗалыкка әверелергә ниятебез бар, — ди Искәндәр.

Миләүшә Ганиева.

Илеш районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»