10.07.2014 - Авыл тормышы

Район данын күтәрәләр

Кендеге белән туган туфракка береккән,  аннан аерыла алмаган кешеләр була. Алмаз Нәкый улы Маннанов —  шундыйларның берсе. Туган авылы  Яңа Нугайны кечкенәдән үк якын һәм үз итә ул.  Шуңа да авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач,  икътисадчы дипломы алып,  Алмаз туп-туры үз колхозына кайта.  “Туган җирдә хезмәт итүне максат итеп куйдым,” — диячәк ул соңыннан.

Бүген аның егерме еллык эш стажы бар.  2002 елдан бирле ул “рәислек дилбегәсе”н кулыннан ычкындырмый,  нык тота.

Кайчандыр Киров исемен йөрткән хуҗалык исә бүген “Нур”га әверелгән.  Нинди матур исем тапканнар!

Авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесен сенаж салучылар янында очраттык.  Моның шулай булуы гаҗәп тә түгел.  Кызу эш чорында — печән өстендә рәис кабинетында утырмас бит инде. Мал азыгы хәзерләү буенча урынбасары Азат Маннанов та биредә иде. Сенаж салуда Илгиз Габдрахманов,  Рәфис Акмалов тырышлык үрнәге күрсәтә.  Флорит Вәлиуллин исә сенаж массасын техникасы белән таптата.

— Масса юеш.  Шуңа күрә салам кушып эшлибез, — ди рәис. — Сенажны әчетү өчен биоконсервант та кулланабыз.  Былтыр да шул алым белән эшләдек.  Нәтиҗәсе бик әйбәт булды.

Алар, иң элек,  мал азыгының сыйфатын, яхшы сакланачагын күз уңында тота.

Һәр сыер башына бер тонна печән салу каралган.  Моның өчен күпь­еллык үләннәр,  кышлаган вика белән арыш (йөз гектар) кулланыла.  Силос өчен кукуруз һәм көнбагыш басуы бар.

Вахит Мәдиев,  Алмаз Арисов,  Валентин Заварзин,  Зөбәер Шәях­мәтов кебек механизаторлар (соңгысы исә,  пенсиядә булуга карамастан,  үз машинасы белән ярдәмгә килгән) печән хәзерләүдә ал-ял белми эшли.

— Кышлату чорында өзеклек күзәтелмәдеме? — дип кызыксынам.

— Юк.  Мал азыгы җитәрлек булды.  Алда да шуны күздә тотып эшлибез, — ди Алмаз Маннанов. — Сөтне киметмәскә инде исәп.  Җәйләүгә чыккач,  көннән-көн продукт муллыгына ирешәбез. Сыерлар өстәмә тукландырыла, һәрберсенә  дүртәр килограмм фураж да бирелә. Сөт — безнең төп акча чыганагы.  Аңардан кергән акча хезмәт хакын вакытында түләп барырга һәм башкасы өчен китә.  Савучылар эшен җиңеләйтү максатында  быел җәйләүдә сөтүткәргеч көйләп куйдык.

Ферма уңганнары Гөлүсә Әх­мәтова,  Зәнфирә Баймурадова,  Розалия Сәлимова,  симертү төр­кемендә эшләүче Корбангали Зиннуров,  таналар караучы Салават Мәдиев,  исәп-хисап эшен төгәл алып баручы Фәндәлия Маннанова һәм башкалар исемен горурлык белән телгә алды җитәкче. Тимерхан Кашапов,  Фәнзил Әнвәров кебек тынгысыз көтүчеләр дә гомум уңышка өлеш кертә.

Краснокамалылар “500 ферма” программасына бик актив кушылды.  Бу җәһәттән ул республикадагы күп районнар өчен матур үрнәк күрсәтә.  “Алга”,  “Колос”,  “Кама”,  “Маяк” хуҗалыклары аны уңышлы башкарып чыкты.  Быел бу яңалыкны “Нур” кооперативы да кабул итте.

Яңа Нугай фермасының бер корпусында төзелеш эшләре гөрләп торган чакка туры килдек.   Нефтекама шәһәреннән килгән Рифат Фәт­хетдинов җитәкчелегендәге төзүчеләр түбә яба иде.  Ишек-тәрәзәләр дә алып килгәннәр.

— Монда 320  баш савым сыеры асралачак, — ди Алмаз Нәкый улы. — Былтыр  70 баш нәсел танасы кайтарттык.   Быел янә 50 баш алырга ниятлибез. Калганы  — үзебезнең сыерлар.

— Монда кул көченә урын калмаячак.  Азык тарату механикалаштырыла.  Ферма янын төзекләндерү өчен район хакимияте бер миллион сум акча бүлгән,  өстәвенә,  кирәкле күләмдә торбалар да биргән.

“Нур” кыю адымнар белән алга атлый. Техника паркы да елдан-ел яңартыла.  Яңа урып-җыю комбайны алалар.  Тагын “Беларусь” тракторы кайтармакчылар. Матур планнар, хыяллар белән көн итә кооператив. Кыскасы, иртәгәсен кайгыртып яши. Уңган, тырыш җитәкчеләр булганда  каршылык һәм киртәләр өстенлек итми.  “Нур”  хуҗалары белән танышып кайту шушы фикерне  куәтләде генә.

Краснокама кырларында барган быелгы хезмәт шавы, игенчеләр салган тырышлык хакында йомгаклау сүзен районның авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Динис Биков әйтте:

— Хуҗалыкларда 22  мең гектарга якын бөртекле һәм кузаклы, 6 мең гектарга якын мал азыгы культуралары чәчелде. Алда торган кышлату чорын уңышлы үткәрү өчен 12 мең тонна печән, 56 мең тонна сенаж һәм 20 мең тонна силос салырга кирәк. Болар һәр баш малга 35 центнер азык берәмлеге тәшкил итә. Шушы максатка ирешү өчен кооперативларда кызу эш — “беренче урак” өсте бара.

9 июньнән мал азыгы туплау буенча айлык игълан ителде.  Һәр оешма һәм учреждениегә яфрак-азык һәм дару үләннәре хәзерләү буенча задание җиткерелде.

“Колос” хуҗалыгы базасында җитәкчеләр, белгечләр катнашлыгында киңәшмә үткәрелде.

Җитәрлек күләмдә запас булдыру өчен район хуҗалыкларында 18 комбайн (“Полесье” һәм КСК-100) мал азыгы җыюда катнаша. Моннан тыш, 34 печән чапкыч, 17 тырма,  28 берәмлек пресс-җыйгыч хәрәкәттә. Район буенча бер комбайнга 564 гектар мәйдан туры килә. Республика буенча бу сан 900 гектарга якынлаша.

Сенаж салганда консервантлар кулланыла. Соңгысы аның сыйфатын күтәрүгә китерә. Бүгенге көндә көн саен 700 гектарда печән чабыла. Сенаж салуда “Мир”, “Нур”, “Алга”, “Маяк” кебек хуҗалыклар алгы сафта атлый. Башкалар аларга тиңләшү өчен тырышлык сала.

Игенчеләребез, терлекчеләребез киләчәктә дә сынатмас, Краснокама данын югары күтәрер.

Эдуард Әгъзами.

Краснокама районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»