09.07.2014 - Авыл тормышы

1000 тонна печән, 9000 тонна сенаж!

Бөтен республикадагы кебек үк, Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгында да бу көннәрдә мал азыгы хәзерләүнең иң кызган мәле.

— Печәнгә бер атна чамасы элек төштек. Әлегә 100 тонна тирәсе печән, рулоннарга төрелеп, фермалар янына китерелде. Җәмгысы план буенча 950 тоннадан артык печән, 9000 тонна сенаж туплау каралган. Шул рәвешле һәр баш малга 38 центнер азык хәзерләү бурычы куелды. Хуҗалык басуларында мал азыгы культураларының быел ишелеп уңуын исәпкә алганда, көннәр яхшы торганда әлеге планны 1,5-2 тапкырга арттырып үтәрбез дип ышанам, — ди люцерна басуындагы калын тезмәләргә киң караш ташлап, Фрунзе исемендәге кооператив рәисе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев.

Әлеге вакытта хуҗалыкта печән хәзерләүгә ике бригада җәлеп ителгән. Алдынгы механизаторлар Андрей Егоров һәм Алик Кантимеров көнне төнгә ялгап “Макдон” комплексында күпьеллык үләннәрне чапса, эссе кояш нурлары астында кипкән калын тезмәләрне шундый ук басу уңганнары Хөсәен Сабитов, Евгений Федоров һәм Хәмзә Кантимеров алар артыннан икенче көнгә үк рулоннарга сала. Ал-ял белмичә эшләүче тимер арга­макларны йөгәнләгән хезмәт батырлары Алексей Иванов, Виктор Тишин, Флүс Галиев һәм Михаил Фадеев исә әзер рулоннарны машина-тракторларга төяп, ферма янына ташып, бер үк вакытта аларны эскерткә өеп бара. Шул рәвешле хуҗалыкта печәннең бер бөртеге дә басуда калдырылмыйча, җәен үк фермалар янәшәсенә китерелә.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»