08.07.2014 - Авыл тормышы

Иң көчле җилләрдә нык торган Җилдәрдә

Юбилей чараларында район хакимияте башлыгы Зәйнулла Насыйров, Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, Башкортстанның һәм Татар-станның халык артисты Айдар Галимов, Миякә татарлары конгрессы рәисе Салават Хафизов һәм башка рәсми кешеләр катнашты. Үз авылының күркәм юбилеена кайткан җилдәрлеләр арасында да республикада гына түгел, илдә танылган шәхесләр, зур вазыйфа биләүче кешеләр җитәрлек булды. Күренекле галим һәм табиб Риза Магазов белән язучы Азат Магазов, Уфа шәһәренең Октябрь районы хакимияте башлыгы Салават Хөсәенов, биология фәннәре докторы Зиннур Шиһапов, банкир Реваль Галиев, Башкортстанның атказанган төзүчесе Марат Дәүләтшин, Русиянең атказанган агрономы Зөфәр Әһлиуллин, районның күренекле хирургы Илдар Шиһапов, “Стиль” сәүдә челтәрен оештыручы Альберт Әхмәров һәм башкаларның исемнәрен телгә алып китү дә җитә. Бәйрәмгә шулай ук, “Ана даны” медале белән бүләкләнгән биш бала әнисе, педагог Айгөл Вәлишина белән аның тормыш иптәше, “Җилдәр” авыл хуҗалыгы җәмгыятенең алдынгы шоферы Зөфәр, күптән түгел 100 яшен тутырган Нәсиха әби Хөснетдинова, чит ил техникасыннан калышмаган мини-тракторлар ясаучы Фәнил Галишин, Миңнеәхмәт Миңнегалиев, Илшат Хәсәнов, Венер Габдуллин, танылган умартачы Рәис Мөхәммәтшин һәм дистәләгән башка авыл уңганнары да килгән иде. Аларга карап, авылның киләчәге тагын да матуррак булачагын күз алдына китерү авыр түгел.

Юбилей чаралары авыл мәдәният йортындагы тарихи музей белән танышудан башланды. Аңа Җилдәрдә “халык укытучысы” булып танылган Сәхиулла Хөсәенов нигез салган. Ил азатлыгы хакына яуда ятып калганнарны һәм Җиңү белән кайтканнарны искә алу авыл юбилееның төп чарасына әверелде. Мәктәп каршындагы бакчада урын алган обелискка чәчкәләр  салынды.

Авыл мәчетендә дога кылынганнан соң, бәйрәм сабантуй акланында дәвам итте. Район хакимияте башлыгы Зәйнулла Насыйров авыл хуҗалыгы алдынгыларына мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Җилдәр мәктәбенең тарих укытучысы, юбилей уңаеннан чыгарылган “Вакыт, кешеләр һәм язмышлар” дип аталган китап авторы Рөстәм Кәлимуллинның чыгышын халык аеруча зур кызыксыну белән тыңлады. Автор үзе язган китапны таратты.

Чара спорт ярышлары, халык уеннары һәм зур концерт белән тәмамланды. Концертта Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гаяз Исмәгыйлев җитәкчелегендәге “Нур” халык ансамбле, район Мәдәният йортының җыр һәм бию коллективлары, солистлары катнашты.

Рәүф Хәкимов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»