05.07.2014 - Авыл тормышы

Пенсионер авылны күтәрә!

Папановка авылы якларына юлланганда мондагы эре крестьян-фермер хуҗалыгын инде өлкән яшьтәге ханым җитәклидер, дигән уй башка да килмәгән иде. Ни дисәң дә, җирдә эшләүче авыл җитештерүчеләре арасында гүзәл затлар сирәгрәк очрый. Шуңа машина-трактор паркында Лида ханым белән күрешкәч, аның тәрҗемәи хәле турында кызыксындым.

— Бу дөньяда мин күпне күргән кеше. Сәламәтлегем буенча пенсиягә биш ел элек үк чыккан идем, — ди ул. — Чыгышым белән Чакмагыш районының Яңабирде авылыннан. Йоматау авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаганнан соң, 13 ел үзебездәге “Волга” колхозында бухгалтер булып эшләдем. 80нче еллар азагында Туймазы медицина училищесында укыдым. Яңа дипломымны алып кайту белән мине авылдагы фельдшер-акушерлык пункты мөдире итеп тәгаенләделәр. Хаклы ялга чыкканчы 20 ел шунда эшләдем. Хезмәтемне бәяләп, категория дә бирделәр. Акушер булып эшләгәч, мине аеруча авылдагы хатын-кызлар, балалар хөрмәт итә. Әле дә “Лида апа” дип кенә торалар.

— Ә ничек фермерлыкка тотынырга җөрьәт иттегез?

— Тик ятасы килмәде. Папановка күрше авыл булгач, мондагы хәлләрне дә яхшы беләм. Ә минем күптән җирдә үзаллы эшләп, үз көчемне сынап карау теләге бар иде.

Шул урында безнең әңгәмәне минем юлдашым, Шаран районының мәгълүмат-консультация үзәге директоры Альберт Минлин тагын да җанландырып җибәрде.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»