03.07.2014 - Авыл тормышы

Игътибар үзәгендә - төпкел авыллар

Дүртөйле шәһәр һәм район ветераннар оешмасында унсигез меңнән күбрәк пенсионер исәп-ләнә. Бу — халыкның утыз проценты дигән сүз. Районда егерме өч башлангыч ветеран оешмасы эшли. Ветераннар хәрәкәтен ныгыту, өлкән яшьтәгеләрнең катлаулы мәсьәләләрен хәл итү буенча байтак чаралар күрелә.

Газим Сәетов — Бөтенрусия Ветераннар һәм пенсионерлар оешмасының район советы рәисе итеп үткән елда гына тәгаенләнде. Шулай булуга карамастан, аны бүген ветераннар хәрәкәтенең чын лидеры дип атарга мөмкин. Газим Гыйльметдин улы янып-көеп, мөмкинлекләрдән чыгып, өлкән яшьтәгеләрнең мөһим тормыш-көнкүреш проблемаларын хәл итүдә актив катнаша. Аның янына төрле үтенеч-тәкъдимнәр белән күп киләләр. Рәис һәркемне ачык йөз белән каршылый, тыңлый, акыллы киңәшләрен бирә.

— Һәр атнада без очрашып, төрле мәсьәләләрне тикшерәбез, әйтелгән тәкъдимнәрне берләштереп, район хакимиятенә, төрле хезмәт-ведомстволар җитәкчеләренә юллыйбыз, — ди аксакал. Аның өчен иң зур бүләк — ветераннарның һәм пенсионерларның эчкерсез рәхмәтләре, шатланып елмаюлары.

— Өлкән яшьтәгеләргә күп тә кирәкми. Сугыш чоры кичергәннәр бигрәк тә сабыр, бездән әллә ни дә таләп итмиләр, булганына шөкер кыла беләләр. Ә безнең аларга еш кына игътибарлы карашыбыз, җылы сүзебез җитми. Исән чакта кадерләрен белсәк иде, — ди Газим Гыйльметдин улы.

Әйе, һәр төбәкнең киләчәге, үсеше анда яшәүчеләрнең тормыш шартлары нинди булуга бәйле. Дүртөйле районының төпкел авылларында 177 сугыш һәм хезмәт ветераны яши. Аларның лидеры Газим Сәетов җитәкчелегендәге социаль хезмәтләр вәкилләреннән торган төркем, районның 15 төпкел авылына барып, халык белән даими очрашулар оештыра. Кечкенә авылларның зур проблемалары менә шулай җыеннарда уртага салып тикшерелә. Авыл тормышындагы барлык мөһим мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйләшүләр була.

Бәхәсләшүләр дә булды, күтәрелгән мәсьәләләрнең берничәсенә шунда ук ачыклык кертелде.

— Авылларда, бигрәк тә төпкелләрендә булган проблемаларның барысын да белеп тә бетермибездер. Унбиш авылда оештырылган җыен-нарда сиксән ике мәсьәлә күтәрелде, тәкъдим-теләк яңгырады. Аларның барысы да контрольгә алынды. Катлаулырагын хәл итү буенча тәкъдимнәр шәһәр һәм район ветераннар советы пленумының көн тәртибендә каралды, — ди Газим Гыйльметдин улы.

Очрашуларда социаль хезмәтләр вәкилләре — белгечләр халыкның күпсанлы сорауларына җавап бирде. Чыгыш ясаган авыл биләмәләре хакимияте башлыклары, район хакимияте вәкилләре авылларны таралудан саклап калу фәкать анда яшәүчеләрнең эше икәнлеген аңлатырга тырышты. Әлеге юнәлештә эш алып барганда авыл халкының урындагы һәм район җитәкчелеге белән аңлашып, бергә эшләве, үзләре яшәгән авыл язмышына битараф булмаулары кирәк дигән фикерләр яңгырады җыеннарда. Ә инде куанычлы үзгәрешләре, күтәренке кәефле авыл кешеләре белән очрашулар хәтердә озак саклана. Таштау авылы халкы, мәсәлән, “Игенче” хуҗалыгы җитәкчелегенә бик тә рәхмәтле. Кече авыл булса да, биредә тормыш гөрли, яшьләр кайта. Бүген балалар бакчасын ачу мәсьәләсе хәл ителә. Авылда сабыйлар саны илледән артып киткән.

Исмаил, Күккуян, Иске Баеш, Семилетка, Иске Яндыз авыл биләмәләрендә бихисап матур үзгәрешләрне билгеләп үтәргә мөмкин. Урал авылында күмәк көч белән тиз арада күпер ремонтланган, Яңа Уртайда өмә оештырылып, буа тазартыла. Әлкәшлеләр бердәм булып авыл эчендәге юлларны төзекләндерә. Димәк, хәл итә алмаслык мәсьәләләр юк!

Менә шулай, очрашулар нәтиҗәсез калмады. Алар бүген дә дәвам итә. 2009 елда старт алган “Төпкел авылларда ветераннарга халык игътибары һәм хәстәрлеге” Бөтенрусия акциясе әлеге чараны тагын да көчәйтеп җибәрде.

Гөлүсә Фәрвазова.

Дүртөйле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»