Чишмәләрең, кешеләрең белән син данлы

Агымдагы ел Башкортстанда һәм Русиядә мәдәният елы исеме астында үтә. Шуңа бәйле мәдәни тормышта җанлану сизелә: фестивальләр, концертлар, башка чаралар оештырыла. Бу җәһәттән республиканың иң төпкел авылларында яшәүчеләр дә мәдәни җанлану безгә дә кагылмый үтмәс дип өмет итә. Дөрес, әлегә биредәге мәдәният йортларының башкала артистларын һәм күренекле шагыйрьләрен күрмәгәненә биш былтыр. Ярый да авыл тормышына ялкын салып торучы үз кешеләре булса. Бәхеткә, авылның иҗат чишмәләре саекмаган. Авылларыбызда сәнгатькә, әдәбиятка бирелгән җаннар бар. Зур-зур шәһәрләргә китеп дан казанганнарның күбесе шуннан чыккан бит. Ни дисәң дә, авыл ул халыкның бетмәс-төкәнмәс рух чишмәсе, халык иҗаты ярала торган диңгез.
Бәләбәй районы башкаладан ерак урнашкан шундый мәгърифәтле һәм мәдәниятле төбәкләрнең берсе. Тузлыкуш биредә районның иң зур һәм иң борынгы авылларыннан исәпләнә. Аның турында беренче язма мәгълүматлар XVIII гасыр уртасына карый. Шушы көннәрдә Тузлыкуш 270 еллык юбилеен билгели. Авыл халкы бу юбилейга нинди уңышлар белән килгән? Бүген алар нинди рухи һәм мәдәни багланышлар белән яши?
Тузлыкушта милли мәгарифкә, рухияткә элек-электән зур игътибар бүлгәннәр. Авыл халкы, балалар XIX гасыр ахырында ук авылда эшләүче ике мәчет каршындагы мәдрәсәләрдә белем алган. 1899 елда исә биредә дөньяви белем бирүче беренче мәктәп ачыла һәм ул училище сыйфатында эшчәнлеген җәелдерә. 1929 елда — дүртьеллык, 1934 елда — җидееллык, ә 1941 елда урта мәктәп үз ишекләрен ача.
Тузлыкуш ил тарихында, шул исәптән сәнәгатендә, мәгърифәтендә һәм сәнгатендә якты эз калдырган күренекле шәхесләрнең туган төяге. Алар исәбендә республикада беренче нефть яткылыкларын үзләштерүгә һәм эшкәртүгә зур өлеш керткән Башкортстанның сәнәгать халык комиссары Гыймад Яһудин, колхозның беренче рәисе Сәүбән Сөләйманов, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күпсанлы орденнар кавалерлары Сабир Кадыйров, Мәрзия Газизова, Хәмзә Усманов, Хезмәт даны орденнары белән бүләкләнгән Р. Әхмәдиев, М. Әхмәдиев, М. Газизов, Р. Габдрахманов, А. Зарипов, атказанган җырчы Мәдхия Әхмәтҗанова, бөтен гомерен районның “Җиңү байрагы” гәзитенә багышлаган Рифгать Усманов, Рөстәм Идиятуллин, атказанган нефтьче, Бәләбәй шәһәре һәм районына күп еллар җитәкчелек иткән Риф Газизов һәм бик күп башка танылган галимнәрне, табибларны, шагыйрьләрне һәм спортчыларны атап үтәргә мөмкин булыр иде. Тузлыкушның уңдырышлы туфрагы бәрәкәт, ә шифалы сулары ничәмә буыннарга яшәү көче өстәп тора. Бәләбәй районында дистә елдан артык уздырылучы “Илһам чишмәләре” төбәкара шигърият фестиваленең чишмә башы Тузлыкуш җирлегеннән булуы да очраклы түгел. Бу авылда һәр өченче кеше каләм тибрәтә, һәр икенчесе җыр-биюгә әвәс дисәк һич кенә дә арттыру булмас.
сүзне сәнгать турында башласак та, Тузлыкуш авылы халкы белән очрашкан вакытта башка тармакларга да җитди игътибар бирдек.
Заман җиле бу авылны да читләтеп үтмәгән. Хәзер инде авыл халкы тирә-якта дан тот-кан Чапаев исемендәге колхозны һәм республиканың бик күп күренекле шәхесләрен тәрбияләгән гомум белем бирү мәктәбен сагынып искә ала. Киләчәккә һәрвакыт өмет бе-лән караган, булганына шөкер кылган тузлыкушлыларның күбесе бүген кечкенә шәхси хуҗалыгын алып бара, яңа шартларга яраклашырга тырышып яши. ә балалар? Алар шәһәргә йөреп укый.
— Безнең җирләр мал асрау өчен аеруча кулай. Терлекчелек белән шөгыльләнүче Гыйльметдиновлар, Гәрәевлар, Шаһиевлар гаиләләре сөт тапшыру буенча районда алдынгылар. Башка төр эшкуарлык белән шөгыльләнүчеләр дә бар бездә. Мәсәлән, Шәяхмәтовлар тавык, каз асраса, Зәйнуллиннар умарталары белән тирә-якта билгеле. Гадәттә, җитештерелгән товарны Бәләбәйгә илтеп саталар. Шунысы куанычлы, колхоз таралгач та халык төшенкелеккә бирелмәде, үз эшен ачып, табыш алырга өйрәнде. Иң мөһиме, халыкның күзләрендә киләчәккә өмет, күңелендә туган авылын саклап калу теләге бар, шулай икән, авылның киләчәге дә якты булачак, — ди Тузлыкуш авылы биләмәсе хакимияте башлыгы Ләлә Харисова.
Нәзиф Зәйнуллин да тер-лекчелек белән колхоз таркалгач шөгыльләнә башлаган. Бүген исә аның печән, иген басулары да бар.
— Авыл кешесенә үз эшен ачу өчен бүген хөкүмәт зур ярдәм күрсәтә. Без дә аның ярдәмендә “Беларусь” тракторы һәм хуҗалыкта кирәкле башка җиһазлар сатып алдык. Әлбәттә, берүземә мондый нәтиҗәләргә ирешү авыр булыр иде. Тормыш иптәшем Әлфия алыштыргысыз ярдәмчем. Һәр эшне аның белән киңәшләшеп башкарабыз, — ди ул.
Бүген исә Нәзиф абый авылдашларының да пай җирләренә иген чәчә. Көз җыелган уңышның берникадәр өлеше шушы җирләрнең хуҗаларына таратыла. Менә шулай, булдыклы малтабар үз эшчәнлеген җәелдереп, табыш алудан тыш авылдашларына да ярдәм итә.
— Һәр көн 80 литр сөт савып, Бәләбәйгә озатабыз. Моннан тыш, бездән каймак, башка сөт ризыкларын килеп алучылар да җитәрлек. Әлбәттә, теләгән кешегә авыл җирендә үз эшен ачарга мөмкинлекләр бар. Әмма сөтне бездән чагыштырмача арзан хакка алып, шәһәр кешесенә аның бәясе бик нык арттырып сатылуы белән генә килешмим. Ягулык-майлау материалларының бәясе дә арзан түгел. Шулай да бүген аграр тармакка игътибар артуы бу мәсьәләләрнең дә хәл ителүенә ышаныч тудыра, — ди ул.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”