17.06.2014 - Авыл тормышы

Савым сәгатьләп арта!

Агымдагы елның биш аенда  хуҗалыклар 1270 тонна ит һәм 4224 тонна сөт җитештергән. Хәзер барлык кооперативлар һәм җәмгыятьләрдәге маллар җәйләүдә. Әле көн саен 41 тонна сөт җитештерелә, бер сыердан савым 12 килограмм тәшкил итә. Аерым хуҗалыкларда бу күрсәткеч тагын да югарырак. “Победа” җәмгыятендә ул 19,5 килограммга җиткән, биредә тәүлегенә җиде тонна сөт сатыла. “Восток” кооперативында һәм “Урада” агрофирмасында да савым югары һәм алар эшкәртүчеләргә көн саен 4 тонна сөт озаталар.  

Районның  “Ленин” кооперативы — 1990 елның апре­лендә “Правда” кооперативыннан аерылып чыккан хуҗалык. Биредә терлекчелек һәм басучылык тармаклары үсеш алган. Республиканың төньяк районнарында авыл хуҗалыгы, нигездә, малчылык продукциясе, аеруча сөт сатудан алган керем исәбенә яши. Бу җә­һәттән “Ленин” кооперативында да сөт җитештерү табышлы юнәлешкә әверелгән. Моның өчен алар заманча техноло­гияләр куллану, токымлы тер­лек үрчетү юлын сайлаган. Хуҗалык Свердловск өлкә­сеннән токымлы кара-чуар таналар алган, хәзер алар мул сөт бирә.

Кооператив рәисе Ринат Илтыбаев әйтүенчә, малчы­лыкта кул көчен файдалану юк диярлек. Хәзер фермада һәм җәйләүдә сөтүткәргечләр, суыткычлар урнаштырылган. Шулай ук, малларны ашату да техника ярдәмендә башкарыла. Хуҗалык махсус МТЗ-920 тракторы һәм Т-69Б азык катнашмасы әзер­ләү һәм тарату корылмасы сатып алган. Бу эшләр җитеш­терелгән продукциянең сый­фатын күтәрү мөмкинлеге дә биргән, аны ел әйләнәсенә югары  һәм беренче сорт белән саталар.

Хуҗалык маллары җәйләүгә 10 майда ук чыгарылган. Нәтиҗәдә, сөт җитештерү дә арткан, хәзер кулланучылар базарына  бу төр продукция көн саен ике тоннага якын озатыла. Җәйләүгә иртә чыгуның сәбәбе  — мал азыгы җитмәүдән түгел, продукция алуны арттыру максатында. Нәтиҗәдә, биш ай йомгакларыннан күре­нүенчә, ул узган елдагыдан югарырак.

Кооперативта уңган мал­чылар һәм савучылар эшли. Терлекчеләр Физуз Афонькин, Владислав Закирҗанов, савучылар Ольга Николаева, Эвелина Апьядаева, Надежда Илтыбаева, Әлфия Афонькина хезмәте югары бәяләнә.

Хуҗалыкта язгы кыр эшләре дә вакытында башкарылган. Бүген механизаторлар химик утауны тәмамлап, мал азыгы хәзерләү чорына әзерләнә һәм берничә көннән кәҗә үләненнән сенаж салу башланачак.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Яңавыл районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»