14.06.2014 - Авыл тормышы

Мәйданнар гөрләп торды

Борай районы Сабантуе, һәр елдагыча, спорт һәм мәдәни чараларга бай булды. Милли көрәш, ат чабышлары һәм башка ярышлар халык игътибарын яулады. Борай — сәнгать осталарына да бай төбәк. Алар игенчеләрне, терлекчеләрне, ел буена шушы көнне көтеп, туган ягын сагынып кайткан якташларын, кунакларны матур концерт номерлары, истә калырлык чыгышлары белән куандырды.

Сабантуй — агросәнәгать комплексы уңганнарының тынгысыз хезмәтенә йомгак ясау бәйрәме дә. Быел район игенчеләре, язгы кыр эшләренә ныклы әзерлек белән килеп, кыска вакытта 37 мең гектарда чәчүне уңышлы башкарып чыкты. Шул ук вакытта күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырылды. Терлекчелектә эшләүчеләр дә бәйрәмгә шат күңел белән килде. Узган кышлату чорында алар 6500 тоннадан артык сөт, 500 тонна ит җитештерде. Районда социаль мәсьәләләр дә уңай хәл ителә, бу юнәлештә төзелеш киң колач алган. Әлеге вакытта район үзәк дәваханәсенең хирургия корпусы, балалар бакчасы, бассейн төзелешләре бара.

Борайлылар ул көнне берьюлы ике бәйрәмне билгеләде. Район хакимияте башлыгы Борис Нурисламов мәйданга җыелучыларны Русия көне һәм Сабантуй белән ихлас котлады, тырыш хезмәт белән хөрмәт яулаган якташларына олы рәхмәтен җиткереп, бүләкләр тапшырды.

Борайлыларның бәйрәм шатлыгын уртаклашырга авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко, “Мәрхәмәт” хәйрия фонды җитәкчесе Гөлшат Хәмитова һәм башка мәртәбәле кунаклар килгән иде. Николай Анатольевич борайлыларны республика җитәкчесе һәм Хөкүмәте исеменнән сәламләде. Ул район хезмәт ияләренең ирешкәннәренә яхшы бәя бирде һәм аларның киләчәктә дә сынатмаячакларына ышаныч белдерде.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң” ның үз хәбәрчесе.

Борай районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»