10.06.2014 - Авыл тормышы

Игеннәрне узып чүп тә калка

Басуларда чәчү агрегатлары гө­рел­тесе тынарга да өлгермәде иген­челәр тагын кырга чыкты. Җир куенына салынган орлык шытып чыгуга, аларны узып китәргә тырышып, чүп үләннәре дә калыкты.

Яңавыл районы механизаторлары язга әзерлек барышында ук чәчүлекләрне химик утауда кулланылачак корылмаларны барлап, тәртипкә китереп куйган иде. Хуҗалыкларда уннан артык агрегат бар һәм алар басуларга чыкты да инде. Бер үк вакытта кооперативлар, фермер хуҗалыклары бу эшне башкару өчен “Яңавыл МТС”ы, “Башплодородие” дәүләт унитар  предприятиеләре, “Башкирские пестициды” җәмгыяте белән дә килешү төзеде.

— Чәчүлекләрне чүп үләннәреннән коткарып калу өчен ике атнадан артыграк кына вакыт бар һәм аны тиз арада тәмамларга кирәк. Бу эшне 25 мең гектарда башкарып өлгерергә тиешбез. Моның өчен гербицид җитәрлек. Химикатлар хакы кыйммәт булса да, бу чыгым үзен аклый, — ди район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Рәлиф Сәлиманов.

Яңавыл районы игенчеләре яңгыр­ларны бик теләп көтсә дә, аяз көннәрдә бу эшне дә төгәлләп куярга тырыша.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Яңавыл районы.

 

Басуларны чүп үләннәреннән коткаручы механизаторлар Ринат Хәбибов һәм 
Валерий Дмитриев.

Фото: Басуларны чүп үләннәреннән коткаручы механизаторлар Ринат Хәбибов һәм Валерий Дмитриев.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»