07.06.2014 - Авыл тормышы

Уңышлар күз алдында

Нуриман районында  соңгы  дүрт елда мөһим бер традиция яшәп килә. Язгы эшләр тәмамлангач, район хакимияте башлыгы, аның урынбасарлары, депутатлар, авыл билә­мәсе башлыклары, эшләр идарәчеләре, янгын сүндерүчеләр катнашлыгында урындагы хакимият­ләрдә күчмә семинар оештырыла. Аның максаты — ха­кимият­­ләрнең еллык эшен, авыл­ларның төзеклеген, юллар, зиратлар, кое-чишмәләр торышын, ял итү урыннарын тикшерү, кимчелекләрне, уңыш­ларны барлау.

Быелгы чара Байгилде, Яңа Күл һәм Иске Исай авылларыннан башланды. Рәзилә Хәлилова районда 11 авылны берләш­терүче,  2064 кеше яшәгән Байгилде авылы хакимияте башлыгы булып  озак еллар эшли. Ул семинарда катнашучыларны  Байгилде мәдәният йортында каршы алды. “Ихлас” татар фольклор ансамбле дә бүләк әзерләгән иде. Килүчеләр тиздән ачылачак  татар милли үзәге белән танышты. Янәшәдә урнашкан “Кояшкай”  балалар бакчасы белән танышу булды. Коллективта ун кеше эшли, бакчага 32 бала йөри. Бу көнне анда Благовещеннан  килгән медицина-психологик-педагогик комиссия эшли иде.

Байгилде авыл билә­мәсендә 13 хосусый, 6 фермер  хуҗалы­гы, ыслау цехы, бөдрәханә, лицей һәм аның филиалы бар. Бикморза авылында “Гафаров”  крестьян-фермер хуҗалыгы уңышлы эшли. Аларның 40 гектар җире, якынча 60 баш малы, җитәрлек техникасы бар. Илнур Гафаров  семинарда катнашучыларга үз куллары белән җыйган техникасын күрсәтте.

 “Әминев” крестьян-фермер җуҗалыгы да алдынгылар сафында.    Фәнис үзенең  67 гек­тар җирендә бәрәңге, печән үс­тереп сата.

Көннең икенче яртысында күчмә семинар алты торак пунктын берләштерүче Яңа Күл авыл хакимиятенә юл тотты. Тирә-яктагы  47 күл — аларның горурлыгы. 2700 кеше яшәгән билә­мәне хакимият башлыгы Глүс Сакаев 12 ел җитәкли. Башлык авылда хоккей тартмасы эшләт­кәч, менә берничә ел инде кышын балалар һәм өлкәннәр хоккей уйнап кинәнә икән. Үзенең оста тренер булуын да әйтеп үтәр­­гә кирәк.

Нимесләр авылында шәхси эшкуар Илһам Нурисламов бе­лән таныштык. Ул Дәүләт торак фонды белән берлектә халыкка йорт комплектлары әзерләп сата. Узган елда район буенча — 6, быел 14 йорт-ком­плектка заказ бирелгән. Техникасы да җитәр­лек, өстә­венә, 11 авылдашын эшле дә иткән.

Яңа Күл биләмәсенә кергән Упканкүл буенда тәртип, чиста­лык, халыкка ял итү өчен барлык шартлар да булдырылган. 

“Шәрипова” крестьян-фермер хуҗалыгы районда тирмә­ләр эшләп сату белән танылу алган. Биредә токымлы сарык­лар үр­четү белән дә шөгыль­лә­нәләр. Ки­ләчәктә сарык тиресеннән эшләнмәләр тегү цехы ачарга ният­лиләр. 50 урынлык ял базасы булдыру, эре терлек үрчетү — фермер Шәрипованың

бизнес-планы шундый. Бүген мини-фермада 500 каз бәбкәсе асрала.

“Башкортстанның яшел оҗмахы” җәмгыяте җитәкчесе Сергей Новиков  элекке “Луч” хуҗалыгы җирләренә “җан өргән”. 32 кешене эшле иткән. Җәйге каникул чорында укучылар өчен дә эш тәкъдим итә ул.

Яңа Күл авылы мәдәният йортында барган Гармун бәй­рә­менә кечкенәләрдән алып өлкәннәргә кадәр кырыкка якын гармунчы җыелган иде.

Иске Исай авыл хакимияте башлыгы Булат Зәйнуллин капиталь ремонттан соң ачылган клуб белән таныштырды. “Иҗат дулкыны” фестивале зур концерт белән дәвам итте.  

Шәхси эшкуар Данил Зәй­ниев­ның автосервисы белән аның хатыны Ульяна Зәйние­ва­ның кибетенә дә халык бик сөенгән. Михаил Горде­евның  “Башкортстан үләннәре” җәмгыя­те филиалы  җитәкчесе Галинур Сәлахов яныннан да халык өзел­ми.

Тирә-ягы төзекләндерелгән “Токын чишмәсе”, ике чакрым арада ремонтланган юл – болар барысы да хакимият тарафыннан соңгы айларда башкарылган эшләр.

— Мәдәният елында үзебез яшәгән авылларны тагын да ямьләндерик, мәдәни чаралардан читтә калмыйк, үзебез дә мәдәниятле булыйк. Бүген 12 авыл хакимияте башлыгы, аларның ярдәмчеләре белән авылларга күчмә семинарга чыктык. Эшләнгән эшләр, килә­чәккә планнар, кимче­лекләр — барысы да сезнең күз алдында, — диде район хакимияте башлыгы Азамат Носратуллин.

Яңа Күл авылы мәдәният йорты торышы белән танышкач, район җитәкчесе ремонтка  акчалата сертификат тапшырды.

Һәр авыл биләмәсенең күр­сәтер эшләре бихисап. Авыл биләмәләре һәм алар­ның җитәк­челәре арасыннан җиңүчеләр Сабантуйда бүләк­ләнәчәк.

Людмила Хәнәфина.

Нуриман районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»