Маллар төнгә кадәр болында

Хуҗалык басуында кукуруз чәчү тәмамланып килә, умарталыкта бал кортлары 144 гаиләдән арта, пекарняда күпереп пешкән икмәк исе тирә-якка тарала, 2500 баш дуңгыз, 2100 сыер малы, 187 ат асрала... Болары — эшчәнлекнең берничә юнәлеше генә.
Җаваплылыгы чикләнгән “Шаранагрогаз” җәмгыяте хуҗалыгында 2100 баш сыер малы исәпләнә. Шу-ларның 400е — савым сыерлары. Кичке савымнан соң малкайлар төнге уникегә чаклы тагын болынга чыга. Көненә 6 тонна чамасы сөт савып алына, бу — һәр сөтлебикәдән уртача 14,9 килограмм, дигән сүз. Уңган савучылар Ирина Сәхибгәрәева белән Мария Яманаеваның күрсәткече иң яхшыдан исәпләнә.
Җаваплылыгы чикләнгән “Молком” җәмгыятенә сөт көненә ике тапкыр озатыла.
— Килограммын 17 сум белән сатабыз, — ди директор урынбасары Иван Петров.
Тимергали Тимеркәев җитәклә-гән “Шаранагрогаз” җәмгыяте авыл хуҗалыгы продукциясенең табигыйлеген саклап җитештерү, сыйфатлы эшкәртү, реализацияләү буенча районда гына түгел, республикада да киң танылу алды. Газ, электр энергия-сенең кыйммәтләнүе җәмгыять эш-чәнлегендә күңелсезлекләр тудыра, әлбәттә. Дәүләт субсидияләре дә вакытында кайтарылса, җитештерү куә-те тагын да артыр, табыш та күбрәк булыр иде. Шуңа карамастан, хезмәт ияләренә эш хакы тотрыклы түләнә, социаль ярдәм күрсәтелә.
Ләйсән Бәдертдинова.
Шаран районы.
-
-
30.09.2014
Авыллар элеккедән дә матуррак булачак
-
-
30.09.2014
Картлар йортларын – бизнес карамагына
-
-
30.09.2014
Торналардай күккә аштылар
-
-
30.09.2014
“Бер кулымның юклыгын сизмим дә”