05.06.2014 - Авыл тормышы

Хезмәт кешесен күтәрергә кирәк!

Без барганда Наумовка авылы гөрләп тора иде. Әнә юлларны төзекләндерәләр, менә  мәдәният йортына ремонт ясыйлар,  ашханә тирәсендә дә яңарту эшләре бара. “Торгынлыкта озак утырдык инде, хәзер  авылыбызда һәм “Стәрлетамак” хуҗалыгында тормыш кайнап тора”, — диде арадан берсе. Ә без нәкъ бер ел элек бу хуҗалыкта булып, яңа гына идарәне үз кулына алган Салават Фәритов белән “боз кузгалуын” күздән кичергән идек. Быел да былтыргы башлан­гычлар  дәвам итә.  Язгы кыр эшләре уңышлы тәмам­ланган. Көздән 1700 гектар мәйданга уҗым культуралары чәчелгән, шуның 1585 гектарында — уҗым арышы, 115 гектарында — уҗым бодае. 450 гектарны яшел азык өчен арыш били. Элекке елларда уҗым куль­тураларына чәчү мәйданнарының 15 проценты гына бирелсә, соңгы ике елда, аномаль  корылык белән бәйле рәвештә, ул икеләтә арттырылган. Чөнки корылык елларда да мондый культуралар уңышны мул бирә.

— Быел язгы чәчү эшләре  кредит алмыйча, үзебезнең акчага башкарылды, — ди хуҗалык җитәкчесе Салават Фәритов.

Язгы чәчү эшләрендә 32 берәмлек техника катнашкан. Тракторчылар, шоферлар А. Липунов, Виктор һәм Валерий Кострюковлар, Р. Исхаков. С. Куцуев, С. Полищук, И. Галин, А. Казакбаев, Ф. Мәрданов, Р. Насыйров, А. Шаванов, М. Фәхретдинов  тырышлыгын билгеләп үтү кирәк. Язгы чәчү эшләренә Стәр­летамак авыл хуҗалыгы техникумы студентлары да зур өлеш керткән.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»