03.06.2014 - Авыл тормышы

Эшчән бәхетне эштән эзләр

Шаран якларына юл төшкәч, бу юлы төпкелдәрәк урнашкан, табигатьнең матур бер почмагына сыенып утырган Еланчыкбаш авылында булдык. Төзек ихата алдына килеп туктадык.

— Монда төпле һәм хәстәрлекле хуҗа яшәве күренеп тора. Миңлеба-евлар күптән түгел “Беларус” тракторы сатып алган иде. Пресс-җыйгычны да ул быел алып кайтты. Хәзер аның, үзенә эшләүдән тыш, бөтен авыл халкына ярдәм күрсәтерлек төрле техникасы бар. Үз җирләре булганга, алар ихата тутырып мал асрый. Шуңа да бу гаиләнең Мичурин авыл Советында иң яхшы шәхси хуҗалык булып танылуы очраклы түгел, — диде Мәгълүмат-консультация үзәге начальнигы Альберт Минлин.

Авыл табигате белән хозурланган арада хуҗабикә безне каршыларга чыкты.

Сөйләшә башлагач, Эльвира ханым тиз үк ачылып китте. Тәүдә ул безне үзләренең гаилә хәлләре белән таныштырып үтте:

— Икебез дә шушы авылдан. Чәчләрне-чәчкә бәйләгәнгә 17 ел тулып узды. Өлкән улыбыз Михаил 9нчы сыйныфтан соң Шарандагы һөнәрчелек училищесына укырга керде, анда ул умартачылык серләрен үзләштерә. Уртанчыбыз Максим быел 5нче сыйныфны тәмамлады. Бүген ул әтисенең ышанычлы ярдәмчесе, машина һәм трактор руле артында да үзен ышанычлы гына тоя. Гаиләбездә иң кечесе — алты яшьлек Оксана әле балалар бакчасына йөри. Мин килен булып төшкән бу йортта каенатам, Бөек Ватан сугышы ветераны Миңлехан Игебай улы белән бергә яшибез. Теге яки бу эшкә тотынганда аның киңәшенә дә колак салабыз. Заманында алар үзләре дә малны күп асраган, мин тәүге баламны тәрбияләгәндә каенанам өч сыер сава иде.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»