29.05.2014 - Авыл тормышы

Игенчелек - тәүге адым гына!

Балыклы авылы хакимияте башлыгы Әсләм Хәбибуллин җаваплы чорда ике көннең берсендә фермер Илдус Гайнуллин янында. Былтыр декабрьдә генә оешкан “М. Х. Гайнуллина” крестьян-фермер хуҗалыгы быел тәүге чәчүне үткәрде.

— Әлегә хуҗалык мәйданнары 500 гектар тәшкил итә. Шуның 200 гектарын — бодай, 70әр гектарны арыш һәм солы биләде. 70 гектарда көнбагыш чәчү планлаштырылды, янә шулкадәр мәйдан парга калдырылды. Тәүге эш елы үз авырлыклары белән булса да, нәтиҗәләре уңай булырына өметләнәбез, — ди хуҗалык җитәкчесе Илдус Гайнуллин.

Аңлашыла, эшне башлап җибәрү кайда да ныкышмалылык, зур көч салуны таләп итә. Илдус Гайнуллинга да машина-трактор паркын булдыру, җитәрлек орлык, ашлама, ягулык-майлау материаллары туплау өчен ярыйсы гына йөгерергә туры килгән. Аның каравы, язгы кампанияне яңа хуҗалык җитди әзерлек белән каршы алган. Басуга чәчкечләре белән үзләренең ике тракторы чыккан. Янә дә ике трактор читтән җәлеп ителгән. Орлык, ягулык белән дә проблемалар булмаган.

— Район җитәкчелегенә рәхмәт, һәр мәсьәләдә ярдәм кулы сузалар, тиешле консультацияләр бирәләр. Әле менә эш башлаучы фермерларга дәүләт ярдәме күрсәтү буенча программага кушылу максаты белән янабыз. Бу безгә техник паркны яңарту мөмкинлеге бирәчәк. Киләчәктә хуҗалыкта терлекчелек юнәлешен үстерү өстендә дә уйланабыз. Районда авыл хуҗалыгына, шул исәптән, фермерларга карата, шундый уңай мөнәсәбәт булганда, хәстәрлек күрелгәндә, болар, һичшиксез, мөмкин дип уйлыйм, — диде, киләчәккә эш планнары белән уртаклашып, Илдус Гайнуллин.

Моның өчен исә фермер хуҗалыгы җитәкчесе үзенә терәк булырдай команда тупларга да өлгергән. Әлегә аның белән алты кеше эшли. Малик Ханнанов, Фәрүт Гайнуллин, Малик Гайнуллин, Гайнан Искәндәров һәм Марс Мөхәммәтшин фермер хуҗалыгын күтәрү өчен көнне төнгә ялгап көч салалар. Барлык документ эшләре Илдус Гайнуллинның җәмәгате Миләүшә ханым өстендә булса, кызу печән чорында аларга  ярдәмгә уллары Илнур да кушылачак. Гаиләдәге кызлар Илүзә белән кечкенә Эльвина да, билгеле, хуҗалыкның тернәкләнүен тели.

Хәер, алар гына түгел. Әтәч авылы халкы да шушы теләктә. Чөнки, килешүгә ярашлы, фермер хуҗалыгына үз җирләрен тапшырган 66 пайчының һәркайсы көзен 3әр центнер бодай алачак. Без дә “М. Х. Гайнуллина” крестьян-фермер хуҗалыгының ныклы үсеш алып, тәүге эшчәнлек елында ук мәртәбәле уңышларга ирешүен юрыйк!

Илдар Фазлетдинов. 

Балыклы авылы хакимияте башлыгы Әсләм Хәбибуллин җаваплы 
чорда ике көннең берсендә фермер Илдус Гайнуллин янында.

Федоровка районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»