29.05.2014 - Авыл тормышы

Яшьләр, авылда калыгыз!

Гафури районының Ялгызкаен авы­лын­да  данлыклы Ленин исемендәге колхоз бар. Вакытында аның эшләре республикага гына түгел, ил күләмендә гөрләде. Заман җилләре бу хуҗалыкны  да бераз “тараш­тырып” үтте үтүен, әмма ега алмады. Ленин исемендәге колхоз әле дә яши һәм уңыш­лары белән сөендерә.

Хуҗалыкның элекке рәисе, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Марат Мөстә­кыймов — аны саклауга, үстерүгә зур көчен салган кеше. Ул хаклы ялга киткәч, колхозны шушы авылдагы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Риф Мөэминовка тапшыралар.

Мәктәптән соң Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап кайткач, колхозда бригадир булып эшләүче әтисе звеносында хезмәт сала Риф. Әйткәндәй, гаиләдәге алты баланың төпчеге ул, әтиләре — данлыклы игенче, республикада кукуруз үстерү буенча беренче урынны алган кеше, Кызыл Байрак ордены кавалеры. Шул ук көздә Рифне автомеханик итеп куялар, шушы вазыйфада ике ел эшли. 1993 елда ул “Зенит” крестьян-фермер хуҗалыгы оештыра. 52 гектар җирдән башлый, аны елдан-ел арттыра килә. Узган елның 22 апреленнән, Владимир Ульяновның туган көнен­нән, Ленин исемендәге колхозны да җитәкли.

— Марат Шәрифулла улы, колхозны калдырсам да сиңа гына калдырам, дигәч, риза булдым, аның сүзен екмадым, — дип бик хөрмәтләп искә ала Риф Вәкил улы өлкән остазын.

Ике хуҗалыкка җитәкчелек итү аңа бер дә җиңел түгел. Авыл хуҗалыгында — бигрәк тә. Ләкин, эшләгәнгә эш карышмый, диләрме әле, җиң сызганып тотынгач, елдан артык вакыт эчендә хәлне җайга сала. “Зенит” хуҗалыгы белән Ленин исемендәге колхоз, бер-берсенә ярдәм итеп, бер-берсен тулы­ландырып эшләп китә. Бүген ике хуҗалыкта 37 кеше хезмәт сала. “Зенит”, “Крестьян-фермер хуҗалыгы нигезендә гаилә терлекчелек фермасы” программасына кереп, грант алган. Шуның ярдәме белән мал, техникага ия булганнар. Әле 480 баш сыер малы, 67 ат бар. 

— Техниканы яңартырга тырышабыз. Былтыр чөгендер җыя торган чит ил комбайны алдык. Бүген заманча техно­логияләргә йөз тотып эшләү таләп ителә. Хәзер азрак чыгымнар белән күбрәк керем алу юлын эзләргә кирәк. Эшлим дисәң, эш күп, — ди җитәкче.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»