22.05.2014 - Авыл тормышы

Гайнетдинов егетләре бер эштә дә сынатмый

Күптән түгел Караидел районында командировкада булганда чәчүчеләр янына да барып килдек. Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Нурлыгаян Әюпов, бу орлыкны Илеш районыннан, анда уңышлы гына эшләүче фермер Гыйлемҗан Гайнетдинов дигән кешедән алып кайттым, дигәч, башта туган районым өчен горурлык хисе кичердем, аннары, таныш фермер исемен ишетүгә, аның уңышлы барган эшләре өчен шатланып куйдым.

“Гайнетдинов дигән кеше”не байтактан беләм, берсендә урып-җыю чорында иген тезмәсенә утыртып кәртечкәгә төшереп, ялтырап торган киң маңгае, эшлекле кыяфәте  белән гәзит укучыларны да таныштырган идем. Караиделдә аны мактауларын ишетеп кайткач, шул атнада ук туган районыма юл тоттым.

– Син миндә эшләүче механизаторларның күбесен беләсең инде, шуңа бу юлы сине Мишкә районы егетләре белән таныштырыйм әле, – дип каршы алды ул  мине. Аннары, минем аптыраулы  кара­шымны күреп, дәвам итте. – Без 150нче Мишкә һөнәр­челек лицее директоры Валерий Байбулатов белән бер ел элек үзара хезмәттәшлек турында килешү төзедек. Шуның ниге­зендә лицей укучылары минем хуҗалыкта практика үтә, заманча чит ил техникасында эшләргә өйрәнә. Шулай былтыр көз 12 укучы басуда хезмәт чыныгуы алса, быел мартта 15 кеше булды, әле чәчүдә 13 егет эшли. Минем Мишкә райо­нында да дүрт мең гектар җир бар, анда да әле минем техникада 12 укучы практика үтә.

Хуҗалык җитәкчесе лицей укучыларын көненә дүрт тапкыр ашатуны оештырган, яшәргә, хуҗаларына түләп, берничә йортка фатирга урнаштырган. Аларның эш көне дә, законга ярашлы, берничә сәгатькә кыс­карак, көн аралаш мунча каралган.

Теләкәй авылы янында эшләүче чәчүчеләр янына барган арада Караиделдә ишетеп кайтканнарым турында сора­шам.

– Әйе, Караиделдән шун­дый үтенеч белән мөрәҗәгать иттеләр. Аларга яхшы сыйфатлы 100 тонна – борчак, 110 тонна – бодай, 120 тонна арпа орлыгы төяп озаттым. Моннан тыш, Әбҗәлил районыннан килүчеләргә 180 тонна арпа орлыгы бирдем, Уфа районы тәҗрибә хуҗалыгы, үзебезнең районнан ике фермер да орлыкны миннән алдылар.

– Орлык фондын үзең дә даими яңартып торасыңдыр, соңгы очрашканда да “бу эш – яхшы уңыш нигезе” дигәнеңне хәтерлим.

– Әлбәттә, җирдә эшләүче һәр фермер, һәр хуҗалык җитәкчесе моны бервакытта да исеннән чыгармаска тиеш. Түбән кондицияле орлыктан яхшы уңыш өмет итәсе юк. Быел мин, мәсәлән, Омскидан “Саша” сортлы 20 тонна суперэлита арпа орлыгы алып кайтып чәчтем, 200 гектарга бодайның суперэлита “Экада-70” сортын чәчеп куйдык. Әле менә Татарстанның Тукай районыннан 100 тонна яхшы сыйфатлы бодай орлыгы кайтарттым, ул инде чәчүгә тулысынча әзерләнгән, агуланган. Өстә­венә, кайбер сорт орлыкларны чәчү алдыннан химик эшкәрт­кәндә үсеш биостимуляторын да файдаландык, 100 тонна катлаулы ашлама кайтартып, һәр гектарга 80 килограмм исәбеннән кертәм.

Дәвамын укыгыз...


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»