29.04.2014 - Авыл тормышы

Язгы көннең кадерен белик

Республика хуҗалыкларында җаваплы чор башланды. Аграр предприятиеләрнең күбесе язгы кыр эшләренә тотынды. Терлекчеләр, кышлатуны тәмамлап, малларны җәйләүгә әзерли. Шул ук вакытта, аеруча авыл җирләрендә, урманнарда янгын чыгу очраклары ешая һәм бу аңа каршы көрәшне тагын да көчәйтү бурычын куя. Әлеге мәсьәләләр республика видеоселектор киңәшмәсендә каралды. Утырышны Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Эрнст Исаев үткәрде.

— Быел аграрийлар басуга узган елдагыдан бераз соңрак чыкты. Моңа апрель аеның гадәттәгедән салкынрак килүе сәбәпче булды. Тармак ми­нистрлыгы мәгълүматла­рына караганда, быел кыр эшләрен 2 миллион 55 мең гектарда башкару бурычы тора. Әлеге мәйданның 1260 мең гектарына бөртеклеләр чәче­ләчәк. Уҗым культуралары да элекке еллар белән чагыштырганда яхшырак кышлаган. Чә­челгәннең 93 проценты “яхшы” билгесенә лаек.

— Кызганычка каршы, респуб­ликаның күпчелек районнарында язгы көн кадере исәпкә алынмый, ягъни, басу эшләренә соңлап тотыналар, — диде Премьер-министр урынбасары Эрнст Исаев. — Безнең алда зур бурычлар тора — 2017 елга тулай авыл хуҗа­лыгы продукциясе җитеш­терүне, узган елгы бәяләр белән исәпләгәндә 25 процентка арттырып, 160 мил­лиард сумга җиткерү максаты куелды. Беренче чиратта игенчелектә яхшы уңышка ирешкәндә генә әлеге бурычны үти алачакбыз.

Республика агросәнәгать­челәренә быел иртә бөртекле культуралар чәчүне кызурак тоту бурычы куелды. Моның өчен шартлар бар. Быел аграрийларга дәүләт ярдәме күрсәтү өчен федераль һәм республика казнасыннан — 1,6 миллиард сум, шул исәптән язгы кыр эшләре үткәрүгә 1,1 миллиард сум акча бүленде. Әлеге сумма былтыргыдан шактый югары.

Аграр хуҗалыкларда басу эшләре барышы һәм көнүзәк проблемалар белән тармак министры Анатолий Коваленко таныштырды.

— Быел авыл эшчәннәре узган ике елда көйсез табигать шартлары нәтиҗәсендәге югалтуларны тергезү максаты белән эшли, — диде ул чыгышында. — Моның өчен аяз көннәрдә бар техниканы нәтиҗәле файдалану таләп ителә. Һава торышы бүгенгедәй булганда басуларыбыз көн саен һәр гектардан уртача 500 тонна дым югалта, ягъни, туфракта дым запасы көн саен 2,5-5 миллиметрга кими.

Министр, районнар җитәк­челәренә мөрәҗәгать итеп, бүген төп көчне басуларны өстәмә тукландыруга, дым каплатуга һәм чәчеләсе мәйданнарны тазартуга юнәл­тергә чакырды. Әлбәттә, бер үк вакытта мал азыгы туплауга һәм урып-җыюга чыгасы техниканы ремонтлауга да игътибар кимемәскә тиеш.

Республика терлекче­ләре­нең беренче кварталдагы эш йомгаклары турында ми­нистрның беренче урын­басары Азат Җиһаншин сөйләде. Ул, кышлатуның уңышлы тәмам­лануын һәм бүген хуҗа­лык­ларда җәйләү чорына әзерлек­нең оешкан төстә дәвам итүен билгеләде.

— Узган елның беренче кварталы белән чагыштыр­ганда, сөт җитештерүне һәм маллар санын киметүгә юл куелмады. Ләкин мондый күрсәткеч, нигездә, фермер хуҗалыкларында җитештерү артуга бәйле. Әлеге категория­дәге хуҗалыкларда  үсеш сыер малы саны буенча — 112, сөт җитештерүдә 114 процент тәшкил итә, — диде Азат Салават улы.

Авыл хуҗалыгы предприя­тиеләрендә һәм шәхси ихата­ларда телгә алынган күрсәт­кечләрнең кимүе күзәтелә. Киңәшмәдә Азат Җиһаншин артта калуга юл куйган районнарны телгә алды. Мал санын һәм сөт җитештерүне киметүчеләр исемлегендә Уфа, Зилаер, Дүртөйле, Зианчура, Куергазы, Аскын, Нуриман, Учалы һәм тагын берничә район телгә алынды. Республикада терлек­челекне үстерү буенча максатлы программалар тормышка ашырыла. Дәүләт ярдәме белән аграр проектлар кысаларында киеренке бурычлар билгеләнә. Селекторда әйтелгәнчә, тар­мактагы үсеш савым сыер­ларының продуктлылыгын арттырудан башланырга тиеш. 2017 елга республика буенча һәр сыердан уртача савымны 4000-4200 килограммга җиткерү максаты куела.

Янгынга каршы әзер­лек турында тармак министры Рәҗәп Нәбиуллин хәбәр итте. Респуб­лика билә­мәләрендәге инвентарьлаштыру барышында 53 мең гектар урман полоса­ларының тугыз меңендә санитар агач кисү таләп ителүе ачыклануын белдерде ул. Моңардан тыш, 12 мең гектарда агачларны төп­ләргә кирәк.

— Узган елның көзендә 1,7 мең гектарда корыган, авыру агачларны кисү эшен башкардык, — диде Рәҗәп Бәйгонды улы. — Быел “Авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрдә мелиорацияне үстерү” федераль программасы кысаларында бу максатларга 38 миллион сум акча бүлү каралган. Әлеге вакытта субсидия алу тәртибе эшләнә.

Министр, республика урман хуҗалыгында яздан башлап көзгә кадәр янгынга каршы көрәшүче мобиль төркемнәрнең оператив чараларга әзерлеге яхшы булуын билгеләде.

Селектор киңәшмәсендә, шулай ук, янгынга каршы көрәшкә бәйле махсус орган­нарның эшчәнлеге буенча отчет тыңланды, көнүзәк проблемалар буенча чаралар билгеләнде. Соңын­нан, туры видеоэлемтә аша аерым районнар җитәк­челәренең көн тәрти­бендәге мәсьәләләр буенча отчет-фикерләре тың­ланды.

Олег Төхвәтуллин.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»