10.11.2010 - Авыл тормышы

Эшләре табышлы, көннәре ашлы

“Ленинский” кооперативы — уңышлы эшләүче авыл хуҗалыгы предприятиесе. Биредә ел саен 100 миллион сумлык продукция җитештерелә. Бу күрсәткеч — аның булдыклы җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Павел Ватолинның һәм 260 эшчәннең фидакарь хезмәт нәтиҗәсе.

Кооперативка төп табышны терлекчелек китерә. Хуҗалыкта бүген 2099 баш (шул исәптән 700 савым сыеры) сыер малы, 2213 баш дуңгыз, 111 баш ат исәпләнә. Биредә җитештерелгән сөт Мәсәгуть һәм Златоуст сөт комбинатларына, ә ит хуҗалыкның эшкәртү цехына һәм якын шәһәрләр кибетләренә озатыла.

— Соңгы елларда без төбәктә дуңгыз үрчетүче бердәнбер хуҗалык булып калдык, — ди кооперативның баш зоотехнигы, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Любовь Чубарева. — Тармакны югары дәрәҗәдә алып барабыз. Бу эштә безгә Свердловск авыл хуҗалыгы академиясе галимнәре ярдәм күрсәтә. Әлбәттә, уңышның нигезе дуңгыз караучыларыбызның тырышлыгыннан килә. Дуңгызлар ясалма орлыкландырыла. Бу ысул күпкә ышанычлы. Әйтик, дуңгыз караучылар Әлфия Мөслимова һәм Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Галина Чебыкиналар агымдагы елда гына 500 баш дуңгыз үрчеме алдылар һәм аларның һәрберсенең авырлыгын унбишәр килограммга җиткерделәр.

Моңа кадәр күрелмәгән корылык кооператив эшчәнлегенә кире йогынты ясамый калмаган. Мал азыгы хәзерләүдә байтак кына кыенлыкларга очраганнар.

— Тик хуҗалыктагы бер генә баш малны да пычак астына салмаячакбыз. Бүген бездә җитәрлек печән, салам, силос, ашлык фуражы бар, — ди кооператив рәисе Павел Ватолин. 

Чынлап та, хуҗалыкта мал үрчетүнең бер мөмкинлеген дә кулдан ычкындырмаганнар. Алар күрше Балакатай районының хуҗасыз басуларындагы үләнгә хәтле чабып алганнар яки аны силоска салганнар.

“Ленинский” кооперативының 8046 гектар җире бар. Шуның 6313 меңе — сөренте җирләр. Сокландырганы шул, биредә бер генә карыш җир дә кысыр калдырылмаган.  Ул сөрелә, чәчелә.

— Ел да бөртеклеләр үстерә торган җирләрне туңга сөреп калдырабыз. Әле хуҗалык механизаторлары бу эшне соңгы гектарларда алып бара, — ди баш агроном Нина Катыхова.

Быел биредә һәр гектардан бары 9,5 центнер ашлык җыеп алганнар.

— Бу күрсәткеч бөтенләй үк начар түгел. Уңыш киләсе елга җитәрлек орлык салырга да, хезмәткәрләргә таратып бирергә дә җитте, — ди хуҗалык агрономы.

Токымлы маллар үрчетү һәм элита орлык үстерү эшчәнлеге алып бару өчен кооператив лицензия алуга ирешкән һәм ул бүген район хуҗалыкларын, фермерларын гына түгел, төньяк-көнчыгыш төбәгенә караган хуҗалыкларга да санап үткән хезмәтләрне күрсәтә.

Ит эшкәртү цехы үткән елны хуҗалык казнасына фарш, котлет, пилмән, камыр ризыклары, аш тупланмасы кебек ярымфабрикатлар сатып 4 миллион сум акча керткән. Кооператив тегермәнендә тарттырылган югары, беренче сортлы он да, арпа ярмасы да, вакланган борчак та тоемлы табыш бирә. Хуҗалык пешергән икмәк тә тиз сатылып бетә, чөнки ул 11 сум гына тора.

Кооператив идарәсендә комбайнчылар Семен Георгиевских, Василий Полеготчиков, водительләр Сергей Томилов, Георгий Копытов, механизаторлар Виктор Русинов, Валерий Чебыкин, савучылар Елена Михайлова, Лена Алеева, Любовь Кудрявцева, дуңгыз караучы Татьяна Обухова, бозау караучылар Людмила Захарова, Валентина Хисаметдинова, көтүчеләр Владимир Крючков, Василий Гладких, бригадирлар Валерий Крючков, Александр Томилов, ашханә һәм цех мөдире Татьяна Гуштюк, баш хисапчы Валентина Хәкимова, баш агроном Нина Катыхова исемнәрен аеруча мактап үттеләр.

Биредә эш хакы да вакытында бирелә. Хуҗалыкта планнан тыш артык продукция җитештерүчеләр өчен кызыксындыру чаралары каралган. Тырышып эшләүчеләрнең күпчелеге эш хакыннан тыш (ул биредә уртача тугыз мең сум тәшкил итә) даими акчалата премияләр һәм натуралата түләүләр алып тора.

— Хуҗалыктагы хәлләр бар да яхшы дип уйлый күрмәгез, — диде хушлашканда рәис Павел Ватолин. — Бездәге алтын куллы хезмәтчәннәр һәм аларның эшкә булган көчле теләге белән тагын да югарырак үрләр яуларга мөмкин. Тик безнең ферма биналары иске, андагы микроклимат нык артта, техника-җиһазлар да хан заманыннан калган. Шуңа күрә күп эшләрне кул көче белән башкарырга мәҗбүрбез. Ниятебез — Русиянең терлекчелек комплексын үстерү программасына эләгү. Мәскәүгә тиешле документлар да җибәрдек, әмма уңай җавап кына алганыбыз юк. Күпме генә акча эшләсәк тә, кызганычка каршы, ул бүген бөтен ихтыяҗларыбызны да канәгатьләндерерлек түгел. Бигрәк тә акча авылның социаль объектларын тотуга җитми. Шуның нәтиҗәсендә тузган мәдәният йортын һәм спорт залын ябып куярга туры килде.

Сентябрь башларында “Ленинский” кооперативында авыл хуҗалыгы министры Азат Җиһаншин булып киткән. Ул аның җитәкчесе һәм коллектив эшчәнлегенә уңай бәя биргән.

Фуат Вилданов.

Мәчетле районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»