10.11.2010 - Авыл тормышы

Һәр тармак тотрыклы

Борай районында малларны кышлатуга күчерү чорында продукция җитештерүне киметүгә юл куелмый. Әлеге вакытта районда һәркөнне 19 тонна сөт җитештерелә һәм шуның 17 тоннасы эшкәртүчеләргә озатыла. Тугыз айлык күрсәткечләр дә начар түгел — кооперативлар ел башыннан 75599 центнер сөт җитештереп, 64072 центнерын сатты. Крестьян-фермер хуҗалыклары ел башыннан 18141 центнер сөт сатты.

Барлык хуҗалыкларда да кышкы чорга ныклы әзерлек белән килделәр. “Җылы абзар — ярты азык” дигән әйтемне борайлылар яхшы аңлый. Шуңа барлык фермаларда да таләп ителгән ремонт үткәрелде.

Җәйге айларның коры, эссе булуы мал азыгын узган еллар күләмендә хәзерләү мөмкинлеге бирмәде. Шулай да районның басучылык тармагында эшләүчеләр күмәк хуҗалыклардагы һәм шәхси ихатадагы малларны кышлатып чыгарырлык запас булдыруга ирештеләр.

Районда сөт һәм ит җитештерүне арттыруга юнәлтелгән программа буенча эшлиләр. Бу җәһәттән төп көтүне яңарту һәм арттыру өчен нәселле таналар үрчетүгә зур игътибар бирелә. Узган елда 500гә якын, быел 695 баш тана әзерләнде. Шәхси эшкуарлар да малларын ишәйтә. Аларда да мал саны 947 башка артты, шуларның 232се сыерлар. Республикада ит җитештерүне арттыру буенча махсус программа кабул ителгән иде. Борай районында бу юнәлештә дә эш башланды, 1141 баш симменталь токымлы таналар һәм токымлы 8 үгез кайтарылды. Шулай ук ит юнәлешендәге таналарны һәм сыерларны ясалма орлыкландыру мәсьәләсе дә хәл ителә. “Хуҗалыкларда ит җитештерү юнәлешендәге маллар санын арттыру сөт җитештерүгә зыян китермичә эшләнәчәк”, — ди районның баш зоотехнигы Илдар Муллаяров. Ул шулай ук терлекчелектә башка тармакларның да аякка басуы турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, сарык фермалары да яңадан тергезелә башлаган, бу маллар саны да ике тапкырга арткан. Атлар да былтыргыдан 120 башка күбрәк.

Кошчылык белән шөгыльләнүне дә табышлы дип исәпли борайлылар. Салават Юлаев исемендәге кооперативта быел ана казлар санын 2573кә җиткерделәр. Шулай ук шәхси эшкуар Нурмөхәммәтовада 800, Хәлиловта 400, Фәйзрахмановада 180 ана каз бар.

Районда ит җитештерүгә игътибарны тәүлеклек артым алудан да күрергә мөмкин. Узган елның 9 аенда бу күрсәткеч уртача район буенча 450 граммнан чак кына узган булса, быел 519 булды, симертү төркемнәрендә 810 граммга җитте.

“Колос” кооперативы соңгы елларда тотрыклы эшләүче хуҗалыкларның берсе. Тугыз айда монда 6397 центнер сөт җитештерелде, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 2 мең центнерга артыграк. Әле дә хуҗалык көн саен бер тоннага якын сөт җитештереп сата. Малларның продуктлылыгы да сизелерлек күтәрелде. 9 айда һәр сыердан 3184 килограмм сөт савып алдылар, узган ел бу күрсәткеч 2198 килограмм гына иде. Тулай ит җитештерү — 107 процент, тәүлеклек артым 110 процент булды.

Әҗәк сөтчелек фермасында 3 савучы эшли. “Хәзер эшкә килүе дә күңелле, чөнки сөт җитештерү арткач, хезмәткә түләү дә яхшырды. Җәйге айларда ул 7 мең сумнан артып китте, әле дә 5 мең сумнан күбрәк алдык”, — диләр алар. Валентина Ситдыйкова 9 айда үз төркемендәге сыерлардан 834 центнер сөт савып алган, һәр сыердан — 3337 килограмм. Саҗидә Сәмигуллинаның күрсәткечләре 823 центнер һәм 3292 килограмм, Гөлсинә Нәгыймова 774 центнер тулай сөт савып, һәр сыердан 3096 килограмм алуга ирешкән. Савучыларга ял итү мөмкинлеге дә бар хәзер, фермада алмаш савучы эшли. Кооперативның баш зоотехнигы Альберт Закиров сүзләренә караганда, хуҗалыкта кышкы чорда продукция алуны киметмичә эшләргә барлык мөмкинлекләр дә бар. Башка еллардан аермалы буларак, быелгы корылык соңгы вакытта онытыла башлаган саламны да кадерләп тотарга өйрәтте. Салам тулысы белән фермалар янына ташып өеп куелган. Шәхси хуҗалыкларны да печән, салам белән тәэмин итәләр, катнашазык та биргәннәр.

Киләсе елны хәзер үк кайгырталар кооперативта. Басулар тулысы белән туңга сөрелгән. Быел гектар көчен арыш күтәргәнен истә тотып, бу культура биләгән мәйданнарны 300 гектарга арттырганнар. Гомумән, тотрыклы эшли бу хуҗалык. Салымнар, пенсия фонды һәм бюджеттан тыш фондларга, электр энергиясе һәм башка түләүләр буенча бурычлары юк. Хезмәт хакын вакытында түләп баруны хуҗалык идарәсе иң беренче планга куя, 1 октябрьгә тулысы белән исәп-хисап ясалган.

Марат Зыятдинов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Борай районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»