27.03.2014 - Авыл тормышы

Куәтләре белән дан тота!

“Чишмә” токымчылык заводы” җәмгыяте Дүртөйле районында язгы кыр эшләренә әзерлектә елның-елында зур оешканлык күрсәтә. Басуга чыгасы техниканы беренчеләрдән булып “старт сызыгы”на куйдылар. Бу көннәрдә ашлама һәм ягулык туплау дәвам итә. Хуҗалык җитәкчесе Кәрим Рәкыйпов сүзләренә караганда, басу эшләре өчен 50 тонна ягулык таләп ителә һәм аны җитәрлек күләмдә алу өчен килешүләр төзелгән.

“Чишмә” аграр хуҗалыгы Чишмә, Җитемәк һәм Сикә­лекүл дигән матур атамалы авылларны берләштерә. Алар бер-берсеннән төзеклеге һәм кешелә­рнең холык-фигыле белән дә аерылмый. Биредә күмәк хуҗалыктагы һәр зур эш бердәмлек белән башкарыла. Язгы чәчү эшләрен дә ел саен шулай каршы алалар. Хезмәт хакы да начар түгел.

Ләкин авыл халкының югарырак уңыш алу теләге башка сәбәпкә дә бәйле. Җәмгыятьтәге һәр эшченең пай җире бар. Алар аны хуҗалыкка арендага биргән. Димәк, уңыш  һәм табыш никадәр югары — җир хуҗаларының кереме дә шулкадәр зур дигән сүз.

— Югары уңыш һава торышына гына түгел, ныклы әзерлеккә дә бәйле булуын бездә һәркем аңлый, — ди Кәрим Тимерзаһит улы. — Яңа ел үтү белән ир-егетләр дәррәү техника паркына җыела. Шунда бергәләп чәчүне ничек башкару турында фикер алышабыз. Мөһим мәсьәләләрне шулай уртага салып сөйләшү матур традициягә әверелде.

Бөртеклеләр биредә ике мең гектарда чәчелә. Шуның алты йөзен уҗым культуралары били. Аксакаллар белән бергә басуларны карап кайтканнан соң, агрономнар да чәчүлекләр торышына яхшы бәя биргән. Техника паркында чүкеч тавышлары көннән-көн кими. Бу — чәчүдә катнашачак техника әзер, дигән сүз. Тәгәрмәчле тракторлар янә­шәсендә басу агрегатлары үз сәгатен көтә. Быел техника ремонтлауда Әнәс Гулов, Рафаил Габдрахманов, Рәфит Саматов, Риф Газизов һәм эретеп ябыштыручы Әнәс Тимербаев зур тырышлык салганнар.

Җирләр ачылырга санаулы көннәр калып бара. Кардан чистарынган мәйданнарга тиздән басу иңләячәк өч чәчү агрегаты һәм биш культивация комплексы куелачак. “Чишмә”леләр машина-трактор паркын ел саен яңартып тора. Узган елда сатып алынган техника бәясе 15 миллион сумга якынлашкан. Хуҗалык җитәк­чесенең соңгы айларда мәшәкатьләре аеруча күп булса да, күңеле тыныч, чөнки ул күмәк җир хуҗа­ларының бердәмлегенә таяна.

Олег Төхвәтуллин.

Дүртөйле районы.

Фото: Әнәс Гулов һәм Риф Газизов.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»