26.03.2014 - Авыл тормышы

Универмаглы авыл

Авылның үзенчәлекле сәүдә үзәгендә киң билгеле “Загот-Сервис” җәмгыяте нокталары аерым урын тота. Моңарчы күп еллар дәвамында юл буе кафесы һәм “Айзилә” исемле көндәлек товарлар кибете белән чикләнгән заготсервисчылар күптән түгел “Айзилә”не үзгәртеп корып, универсаль кибет ачты.

— Элек кирәк әйберне эзләп 20 чакрымдагы район үзәгенә барырга мәҗбүр идек, ә хәзер “Айзилә”бездә бөтен нәрсә дә бар, — дип сөенече белән уртаклаша өлкән яшьтәге сатып алучы Гөлнур Фазылова.

Гөлнур апа әлеге кибеткә теләп йөрүен монда эшләүче кызларның уңганлыгы, ачык йөзлелеге, кечелеклелеге белән дә аңлата.

Универмагны сәүдә өлкәсендә өч дистә елга якын эшләүче Ира Кәримова җитәкли. Ира Ринат кызы үз эшен яхшы белүе өстенә авылдашларының хәленә керүе, һәрберсенә кирәк булган җылы сүзен таба алуы белән аерыла. Шуңа аны урындагы халык бик ихтирам итә. Сатучылар Наилә Хәкимова белән Регина Кәлимуллина да үз эшенең осталары, бик мөлаем, өлгер кызлар.

Авылда универмаг булу һәм аның уңышлы эшләве, миңа калса, миякәтамаклыларның хәлле халык булуын, муллыкта яшәвен дә күрсәтә.

Рәүф Хәкимов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

Миякә районы.


Вступить в группу KizilTan.ru «ВКонтакте»